Яз айларында студентларның дәүләт имтиханнарын тапшыру
чоры башлана. Безнең Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә соңгы бишенче
ел белем алучы 7 филолог бу җаваплы бурычны уңышлы үтәп чыктылар. Аларның
белемнәрен тикшерү комиссиясен мәркәзебез Казан дәүләт университеты профессоры,
күренекле галим Хатыйп Йосыф улы Миннегулов җитәкләде. Гадәттәгечә, шул көнне
"Яңарыш” редакциясе белән бергәләп эш иткән "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе
әгъзалары: Хәнисә Алишина, Зыятдин Низамов, җирле шагыйрьләребез: Сәгыйт
Сәгыйтов, Сөнгат Бекенин, Зилә, Гөлфизәр Абдрахманова, Клара Кучковская белән
бик матур очрашу булды.
Редакторыбыз Алсу Сәгыйтова бу утырышның шигърияткә
багышланганын белдереп, "Шигърият” сәхифәсен алып баручы Диләфрүз
Фәхретдиновага сүз бирде. Ул соңгы өч елда газета битләрендә урын алган
шигырьләрнең саны, авторлары белән таныштырды. Аларны башта "Әдәби Төмән”
әгъзалары карап чыкканын, аннары гына матбугатта урын алганнарын билгеләп үтте.
Шулай ук, "Яңарыш” хезмәткәрләренең башка төбәк татар матбугаты белән дә тыгыз элемтәдә
булуын, алардагы язмалар белән кызыксынып торуын, алар үрнәгенә һәм укучылар
фикеренә дә игътибар итүен әйтеп китте.
Редакциягә шигырьләр күп килә. Күп булулары – сөенечле
күренеш. Авторларның рухи сафлыгы, нечкә күңелле, шигъриятне яратучы шәхесләр
булуы, шул ук вакытта «Яңарыш» газетасының абруе турында сөйли бу. Каләм
тибрәтүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә. Араларында шигырьне күңел биреп, аңа
булган таләпләрне истә тотып язарга тырышучылар да бар. Аларның кайберләре
ялыктыргыч озын, я үзе турында истәлекләр белән бәйле, я шәхси борчылуларына
багышланган, я бөтенләй дә ритм-рифмасызлары очрый. Менә шул турыда ныклабрак
сөйләшү өчен сүз шагыйрәләргә бирелде. Зилә - Галия Абайдуллина, 7 китап
авторы: "Мин редакциягә шигырьләремне махсус күбрәк итеп җибәрәм. Әйбәтрәген
сайлап алсыннар, дим. Аларның бит барысы да бастыру өчен яраклы түгел. Мин инде
олы яшьтәге кеше буларак, күбрәк үткәнемә кайтып китәм, тәнкыйть итеп ташлыйм.
Якуб абый Зәнкиев шуның өчен дә әйткән иде: "Өметле күренәсең, сеңлем, яз, ләкин
артык кызарма”, - дигән иде. Без оста түгел, олыгайгач фикерләр дә башкачарак,
килешмәгәннәре дә җитәрлек. Аларны барысын да бастыру мөмкин түгел, килешмәгән
җирләрен күрсәтеп мәкалә язсагыз, рәхмәтле булыр идек”. Гөлфизәр
Абдрахманова, 4 китап авторы: "Яшь чакта шигырьләрем "Яшь ленинчы”,
"Ватаным Татарстан” газеталарында басылып чыккан иде, аннары бу эш онытылды һәм
пенсиягә чыккач, кемдер миңа: "Яз”, - дигән шикелле тоелды, илһам килә башлады.
Шуннан тагын язып киттем. "Яңарыш”ка рәхмәт, каләмемне шомарта, хаталарымны
төзәтә башладылар. Дөрес язарга өйрәткән семинарлар булса, куаныр идек”. Клара
Кучковская, 2 китап авторы: "Беренче тапкыр шигыремне мин "Яңарыш”ка –
Азат абыйга алып килдем. Шунда ул, карады да, бастырырбыз, укып карарсың, диде.
Беренче шигырем шулай дөнья күрде. Әгәр юк белән йөрмә, дисә, килеп тә тормас
идем.
Казахстаннан поездда кайтып килгәндә берәү: "Әгәр себер
татарлары икәнсез, сезнең китабыгыз, язуыгыз булырга тиеш”, - дигән иде, шуңа
да себер татар телендә шигырьләр яза башладым”. Сәгыйт Сәгыйтов, 3 китап
авторы: "Азат абый шул кадәр шигъриятне ярата иде, аның өстәлендә гел шигырь
китаплары ятты. Әле ул үзе дә язгандыр. Газетада чыккан барлык шигырьләрне укып
барам, укыйм да, кайберләренә яисә ялгышракларына пародия язам, алар инде
шактыйга җыелды. Кешене канатландырыр өчен аның беренче иҗат җимешен, ул
примитив булса да, газетада чыгарырга кирәк, аннары яхшылары туарга мөмкин.
Шигырь – ул поэзия булырга тиеш. Аны язу җиңел эш түгел, ләкин әйбәт булсын
өчен тырышырга кирәк”. Сөнгат Бекенин, бер китап авторы: "Мин җыр
яратам, такмаклар җыйганда, үзем дә яза башладым. Шуннан шигырьләр туа башлады”.
Һәрберсе үз иҗатыннан бер-ике әсәрен укып күрсәтте.
Наилә Сафиуллина мондагы укытучыларга олы хөрмәт
белдереп, күптән түгел генә вафат булган мөгаллимә Җәзилә Массагутова һәм җирле
шагыйрь Баһаветдин Наврузов истәлегенә бер минут тынлык белдерде.
Кадерле кунагыбыз Хатыйп Йосыф улы Төмәнгә бик яратып
килүен, хуш күреп каршы алуыбызга рәхмәтен белдереп, шигырь язучыларга берничә
киңәшен әйтеп китте.
- Шигырьләр язгаласам да, беренче мәртәбә матбугатта
дөнья күргәне унсигез яшемдә булды. Аны махсус сорап яздырдылар, беренче
сайлаучы булуыма багышланган иде ул. Газета битендә күргәч, миндә аңлатып
бетермәслек хис барлыкка килде. Хәзер дә исәпсез китаплар, мәкаләләрем
бастырылса да, язмамның чыгуын көтеп алам.
Матбугатта барысын да биреп бетереп булмый ул. Аннары ул
әсәрнең тәрбияви ягы, укучы өчен әһәмияте дә булырга тиеш бит әле. Сәнгати
яктан да камил булсын ул. Сайлап алу, шигырь язган кеше белән киңәшү әйбәт.
Бәлкем, өч айга берме, әдәби альманах чыгарып торыргадыр.
Җирле авторларның әхлакый, инсани тәрбия өчен актуаль
темаларга язылган әсәрләренә урын бирергә кирәк. Үрнәк өчен классик шагыйрьләр
шигырьләре дә булсын.
Килүемнең төп сәбәбе – Төмән дәүләт университеты
студентларыннан имтихан алу. Алга таба кабул итү булмавы, татар мәктәпләре бетү
бик борчый безне. Монда халкыбызны яшәтү өчен, заман арбасыннан төшеп калмас
өчен тырышырга кирәк.
Аннары Хатыйп Миннегулов Татарстаннан алып килгән
газеталарны, үзенең китапларын бүләк итте.
Зыятдин Низамов аңа Советлар Союзы Герое Н.Федоров
исемендәге диплом тапшырды. Утырыш шулай җылы рухта, файдалы үтте. Җимешнең
өлгергәне генә татлы була, шигырьнең дә күңелне биләгәне генә хәтердә кала, укыла,
диделәр иҗат әһелләре.
Г.ВӘЛИЕВА.
|