15 февраль - интернационалист
сугышчыларны искә алу көне
ҖИЛКӘННӘР ҖИЛДӘ СЫНАЛА
Советлар Союзы
Герое, әфганлы Валерий Попковның Интернетка куелган истәлекләрендә Төмән егете, очучы Илгиз
Шәрипов турында бик кызыклы фактлар китерелә. 1989 нчы елның январь аенда
капитан И.Шәрипов белән мордва егете В.Попковның вертолетлары Ханабад тавы
тирәсендә әйләнгәндә, кинәт Илгиз Карибулла улының вертолеты дер селкенеп,
пыялалары коела һәм пассажирлар бүлеге дөрләп яна башлый. Командир янындагы
өлкән лейтенант Шеняевка сикерергә куша. Ул бер мизгелгә тоткарланып, соңга
калып сикереп, вертолетның винтына барып эләгә. Ә пассажирлар бүлегендә булган
Бариев, Долгарев, Зәлетдинов, Клеменко ракета тигәч үк үлгән булалар. Илгиз
Карибулла улы янган машинадан этәрелеп сикерә һәм парашют алкасын җиргә
якынлашкач гына тарта. Аның төшкәнен көтеп торган дошманнар аңа каршы аяусыз ут
ачалар.
- Курку хисе
бөтенләй булмады. Әйтерсең, бу хәл минем белән түгел, ә мин бары кино карыймын төсле булып тоелды. Сызгырган ук
тавышларыннан башка бернәрсә дә ишетелмәде...
Бабам үзенең 4 улы белән Бөек Ватан сугышында катнашып, туган йортларына
исән-сау әйләнеп кайтканнар. Бәлки шуңа да туган Себеремә кайтачагыма ышанычым
көчле булгандыр, - дип искә ала шул дәһшәтле көннәрне отставкадагы капитан
Шәрипов. В.Попков командага нинди куркыныч янаганын ачык аңласа да, күп кан
югалту аркасында хәлсезләнгән, бары тик көчле рухы, яшәү теләге генә алга
барырга өндәгән иптәшен үлем тырнагыннан коткармыйча, аэродромга әйләнеп
кайтмаска була. Ул үз вертолеты белән, әфган солдатларына каршы ата-ата, җиргә
төшә. Аннан Шустиков, Гыйльметдинов, Корбанов сикереп төшеп яралы солдатны
машина эченә кертәләр дә, янган Шәрипов вертолетына таба йөгерәләр. Ә Попков
вертолеты яңадан күккә ашкына да дошманнарга каршы залп бирә. Әфганлылар да
укларын жәлләп тормыйлар. (Соңыннан бортта 21 тишек исәплиләр). Шәрипов
вертолеты эчендә коткарырлык кеше
калмаганына инанган солдатларны алыр өчен вертолет кабат җиргә төшә. Шул чак
бик кызык һәм җиңел генә аңлатып булмый торган хәл була: дошманнар вертолетны
гранатомет мушкасында тотсалар да, ни өчендер, курокка басарга ашыкмыйлар. Ә
бит шул мизгелдә вертолетны юкка чыгарыр өчен бер генә залп та җиткән була.
Моңа охшаш хәлне Илгиз Карибулла улы
Имам-Сахиб провинциясендә дә кичерә. Кышлакка яшеренеп торган бер
әфганчы, җиргә якынлашкан Шәрипов вертолеты астына тиз генә кереп баса да,
мылтыгын аның күкрәгенә төзи. Көтелмәгән бу хәлдән командир хәтта югалып та
кала. Бер мизгел шулай күзгә-күз карашып торалар алар. Шул чакта кап-кара
сакаллы әфган солдатына курокка басарга нинди көч комачаулаганын отставкадагы
капитан әле дә аңлатып бирә алмый.
И.Шәрипов Түбән
Тәүде районы, Бухарин авылында туа. Мәктәпне Киндерле авылында тәмамлап,
Кременчуг очучылар училищесына укырга керә. 1982 нче елда чын ирләр мәктәбен
үткән, беркүпме тәҗрибә дә туплап өлгергән яшь егетләргә Төмән өлкәсенең
төньягында нефть чыгару оешмаларында, Кырымга виноградлар серкәләндерү эшенә
һәм Әфган чиген саклаучылар гаскәрендә хезмәт итәргә тәкъдим ясыйлар. Патриотик
рухта тәрбияләнгән милләттәшебез соңгысын сайлый. 7 ел хезмәт итү чорында ул
2500 хәрби очыш ясый. Әфган иле турындагы беренче тәэсирләре белән бүлешкәндә
ул: ”Бирегә аяк баскач, үземне урта гасырга әйләнеп кайткан кебек хис иттем.
Җирле халыкка карата нәфрәт, ачу тойгысы бөтенләй булмады, киресенчә, алар
жәлләүгә мохтаҗ, теләсә кайсы ил үзенә буйсындырырга теләгән бәхетсез бер ил
иде ул”, - диде. Тыныч тормышка И.Шәрипов бик әкрен ияләшә. Башта ул бергә
хезмәт иткән иптәшләре белән дә күрешергә теләми. Төннәрен аны төшләренә
вертолетта янып үлгән якын дусты Салих Абдуллин кереп йөдәтә, зур газаплардан
соң дару белән генә йокларга өйрәнә ул. Ут эченнән исән кайтуына үкенгән
көннәре дә аз булмый. Аны бу аянычлы хәленнән Төмән шәһәре тирәсендәге
Суходолье оешмасында җир сатып алуы гына коткарып кала, шунда ул беренчеләрдән
булып йорт, мунча төзи. Шулай ул әкренләп тыныч тормышка кайта. Озакламый
үзенең шәхси оешмасын ача һәм уңышлы гына эшли башлый. Бүгенге көндә Кызыл
Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән отставкадагы капитан
Шәриповны батырлык дәресләрен үткәрергә мәктәпләргә чакыралар. "Минемчә,
балаларны автоматтан атарга түгел, йорт
төзергә, гаилә карарга өйрәтергә кирәк”, - ди ул.
Р.КАНГАЗИНА.
|