Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Февраль » 14 » ИЛ СУЛЫШЫ
00:50
ИЛ СУЛЫШЫ

  Бөтенроссия халык санын исәпкә алу кампаниясе 2010 елның 14-25 октябрьләрендә узачак. Премьер-министр Владимир Путин шул хактагы карарга кул куйды. Хөкүмәт илдә ничә кеше яшәп ятуын гына түгел, ә бер уңайдан халыкның нихәлләрдә яшәвен дә ачыкламакчы. Исәпкә алучылар өйләребезгә килеп, безнең алда тутырачак бланкларда кешенең нинди тармакта хезмәт итүе, күпме акча алып эшләве, торак шартлары, белеме, балалары турындагы сораулар булачак.

* * *

Быел Россиянең Федераль миграция хезмәте гамәлдәге вакыты биш елдан ун елга кадәр озайтылган чит ил паспортлары бирә башлый. Мондый паспорт өчен документ-гаризаларны паспорт өстәлләре март аенда кабул итәргә тотыначак. Гражданин үз теләге буенча икесенең берсен сайлый ала.

* * *

1 декабрьдән Россия армиясендә прапорщиклар һәм мичманнар бетерелгән. Алай гына да түгел, күп кенә офицерлар кыскартылган. Әйтик, генераллар 1200дән 780гә калган, полковниклар 60 меңнән 8 меңгә. Әлеге кыскартулар хисабына Саклану министрлыгы калган офицерларның хезмәт хакларын күтәрергә җыена.

* * *

2010 елда Ана капиталы тагын артты һәм хәзер ул 343 мең 378 сум 80 тиенне тәшкил итә. Капиталның бер өлешен кулланган сертификат ияләре өчен  сумманың калган өлеше инфляция үсешен исәпкә алып артачак. Бүгенге көнгә Пенсия фонды тарафыннан Ана капиталы сертификаты 1,8 млн. гаиләгә бирелгән. 2009 елда 900 мең гаилә сертификатка ия булган. 2008 ел белән чагыштырганда бу 1,6 тапкырга күбрәк.

* * *

Федерация Советы торакны түләүсез приватизацияләүнең срогын 2013 нче елның 1 мартына кадәр озынайтты. Бу законга төзәтмә 25% россиялеләрнең фатирлары хосусыйлаштырылмаганлыгы искә алып кертелде. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бирелә торган фатирлар да аларның үз милке булып калырга  мөмкинлек бирә хөкүмәт. Әгәр милек хуҗасы тиешле налогны түли алмыйм, дип уйласа, аңа 2013 нче елның 1 мартына кадәр фатирын кирегә хөкүмәткә бирергә һәм социаль найм турында килешү төзергә рөхсәт ителә.

* * *

8 марттан илебездә «яше» уннан арткан машиналарны утильләштерү проекты эшли башлаячак. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, ташландык машинасын утильгә тапшырган гражданнар яңа автомобильне 50 мең сумлык ташлама белән сатып алу мөмкинлегенә ия булачак.

* * *

2010 нчы елда пенсия 46,1 процентка артачак, дип белдерә РФ премьер-министры В.Путин. Апрельдә аның страховка өлешенең 6,3%ы, социаль пенсия - 15,9%ка, ай саен бирелә торган акчалата ярдәм 10 процентка үсәчәк, дип тә вәгъдә итә.

* * *

Зур юбилей уңаеннан Оборона министрлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның тулы исемлеген игълан итәргә әзерләнә. Шулай ук аларның электрон базасы булдырыла.

* * *

Исерткеч эчемлекләргә каршы "сугыш” ачылырга тора. Хөкүмәт аларны куллануны киметү концепциясен әзерләде. Ул беренче этапта (2010–2012 еллар) илдә яшәүче һәр кеше исәбенә тотылган "сыек елан” 15% ка азрак сатуны, икенче этапта (2013–2020) легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сату базарын бетерү һәм алкогольне куллануны 55%ка кадәр төшерүне күз алдында тота.

Бу очракта Фатыйх хәзрәтнең Яңа ел алдыннан барлык каналларда диярлек әйләндерелә торган "Ирония судьбы” фильмының халыкны эчүчелеккә өндәве һәм суыкларда моның күңелсез хәлләргә китерүе мөмкинлеге турында тәнкыйть белән чыгуы бик урынлы.

Г.ВӘЛИЕВА туплады.

 

Категория: Ил сулышы | Просмотров: 543 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz