Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Ноябрь » 30 » ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗГӘ
20:10
ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕБЕЗГӘ

Үткән якшәмбедә Төмән шәһәренең "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында татар бүлеге мөдире Гөлфия Хәлитова җитәкчелегендә Әниләр көненә туры китереп "Иң кадерле кешебезгә!” дип исемләнгән концерт булып үтте. Бәйрәм кичәсен Гөлфия Нариман кызы туган телебездә матур шигъри юллар белән башлап җибәрде. Шул арада сәхнәгә нәни баласын җитәкләгән ана килеп чыгып, бәбкәсен сөя-иркәли алга үтте, алар артыннан мәктәп яшендәге улын сыйпый-сыйпый, җил-яңгырдан саклаучы ана, аннары ир-ат булып җиткән улын армия сафына озатучы ана образы пәйда булды. Ананың бала тормышында алыштыргысыз роль уйнавын күрсәткәннән соң, алып баручы: "Җирдә бәхет булсын өчен - әни кирәк” дигән нәтиҗә ясады. Шул арада егетләр залда утыручы әниләренә роза чәчәге бәйләмнәре бүләк иттеләр. Сәхнәгә ачык, моңлы тавышлы җырчы Чулпан Акъярлы чыгып, тамашачылар күңелен дулкынландырып, әниләр турында моңсу җыр башкарды. Уйларга чумган халыкның кәефен "Гүзәл” (җитәкчесе Н.Аксанова) яшьләр бию ансамбленең дәртле биюләре ачып җибәрде. Аларга уен-коралларында оста уйнаучы Әбүзәр Миннебаев "Мөкәррәмә” җыры белән кушылып, залдагыларны дәррәү китерде. Җирле шагыйрә Клара Кучковская бүләккә алып килгән шигырьләрен укып, "Инә хакы” дигән мөнәҗәт һәм фольклорчы Ә.Патршина репертуарыннан шаян такмак-җыр башкарды. Халык "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Кормановның моңлы җырларын, Яркәү районының яшь, өметле йолдызы – көчле, көр тавышлы Эрик Абдуллинның, казах кызы Венера Даудованың чыгышларын да хуш күреп тыңладылар. Бәйрәм концерты оешкан рәвештә, җылы атмосферада барды. Һәр чыгыш кемнеңдер хезмәтенә тамга куяр өчен түгел, ә изге теләк - тамашачыга бары тик яхшы эмоцияләр бүләк итү максаты белән башкарылды. Гомумән, Г.Хәлитова оештырган чаралардан күңелләр чистарып, ял итеп чыгасың. Чөнки ул, яшь булуына карамастан, олысы-кечесе белән уртак тел табып, һәр шәхескә хөрмәт белән карап аралаша, эчкерсезлеге, әдәплелеге белән үзенә ихтирам яулый белә. Гөлфия Нариман кызының киләчәге якты булсын, уңышларга бизәлсен.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: новости области | Просмотров: 439 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 6
    Гостей: 6
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz