Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Апрель » 7 » ИҢ БУЛГАН ТАТАР КЫЗЫ ҺӘМ ЕГЕТЕ
00:18
ИҢ БУЛГАН ТАТАР КЫЗЫ ҺӘМ ЕГЕТЕ

Төмән өлкәсе татар Конгрессы инде өченче ел оештырып килгән "Себер йолдызы” һәм "Татар егете” бәйгеләре быел да күтәренке рухта үтте. Унар кыз һәм егет уңганлыкта, тырышлыкта, осталыкта, зирәклектә, чибәрлектә һәм иң әһәмиятлесе – милләтенең горурланырлык вәкиле,

киләчәге булырга лаеклылыкта сыналды.



Фотоальбом "Себер йолдызы-2010 һәм Татар егете2010"




Үткән ел ахырында районнарда сайлап алу турларында җиңү яулаган чибәр кызлар һәм уңган егетләргә Төмәндә узган кастингта уңышларга ирешүчеләр дә өстәлгәч, финалда көч сынашачак бәхетлеләр тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә репетицияләргә керештеләр. Ул арада төп сынау көне дә килеп җитте. Иң-иңгә эләгәсе машина ачкычы күңелне алгысыта иде әлбәттә. Ләкин йөзләгән тамашачы, синең һәр хәрәкәтеңне, сүзеңне йотарга әзер жюри каршында югалып калмаска, дөрес атларга, оста итеп үзеңнең сәләтләреңне ачып бирә белергә кирәк бит әле.

Цирк ул көнне татар сөйләменнән гөрләп торды. Катнашучыларга көч бирүчеләр дә шактый иде. Бердәм бию белән башланган тамашадан соң, алып баручылар, махсус Казаннан чакыртылган "ТНВ” телевидениесенең яшьләр тапшырулары бүлеге журналисты, татар шансоны йолдызы Зөлфәт Зиннуров (Зиннур) һәм җырчы Чулпан Әхмәтҗанова, чибәр-уңганнарны үзләре белән таныштыру өчен аренада урын алган сәхнәгә чакырдылар. Бу сынауда алар "Йөзек салыш” уенын кулланып, "җәза үтәгәндә” мөмкин кадәр тулы, төгәл һәм кыска итеп саф татар телендә кайдан килүләре, нәрсәгә сәләтле булулары, киләчәккә уй-хыяллары белән таныштырырга тиешләр иде. Кайберләренең сөйләмнәре яхшы ишетелмәсә дә (дулкынландылар, әлбәттә), быелгы егет-кызларның татар телен яхшырак белүләре, сүзләрне дөресрәк әйтүләре, ләкин үзләре турында мәгълүматның сайрак булуы аңлашылды. Туган телләрен яхшы белгәннәр монда да өстен чыктылар. Араларында булачак белгечлекләрен мәдәният белән бәйләгәннәр шактый иде.



Төмән тире-күн фабрикасы туннары коллекциясен тәкъдим иткәндә "йолдызлар” модельләр кебек йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең иң кызыклы - иҗади өлешендә, елдагыдан аермалы буларак, күбрәк спортка игътибар бирелде (Ч.Камалов, А.Хәлитова, Р.Баймуратов), эчтәлекле шигырьләр яңгырауга (С.Тусмөхәммәтов, Р.Калиев, Ю.Зөлхарнеева) шатланып утырдым, татар биюләрен (А. Кучумова, М.Нигъмәтуллин, Д.Сәитова, А.Арангулова) рәхәтләнеп сокланып күзәттем. Акапеллага Розалия Исхакованың "Сахралар”ны башкаруын бертынсыз тыңлады тамашачы, башкаларның моңлы-дәртле җырларын (Р.Речапова, Р.Вагапов, Э.Абдуллин, Ф.Сәйфуллин, З.Кәримов) көчле кул чабулар белән озатты. О.Тузмөхәммәтованың алкалардан, кием үрнәкләреннән, чәч бизәгечләрдән торган үз дизайнерлык коллекциясе милли бизәкләргә бай булды.



Бөтендөнья татар Конгрессы кунагы җырчы, алып баручы Алсу Әбелханова Конгрессның сәламен-котлавын җиткерде, җиңүчеләргә алып килгән кулдан эшләнгән милли чигешле күн тышлы мендәрчекләрен күрсәтеп, бер-ике җыр башкарды.

Беренче "Себер йолдызы” бәйгесендә үк үзенең киемнәр коллекциясе белән бәйрәмне бизәгән Элина Сәитова быел барлык катнашучыларны да зыялы, абруйлы татар егете костюмнарына һәм матур, нәфис кичке милли күлмәкләргә киендерде.

Шул киемнәрдә алар котлаулар кабул иттеләр, финалистлар билгеләнде. Аларга интеллектуаль сынау үтәргә - "Азатлык” радиосы журналисты Наил Алан әзерләгән сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Сынулардан соң, жюри ђгъзалары киңәшкән-әзерләнгән арада үзенчәлекле тавышлы Зиннурны, нәзакәтле Чулпанны, минутына исәпсез хәрәкәт ясый торган танылган җырчы Мөнир Рахмаевны рәхәтләнеп тыңладык.

Иң дулкынландыргыч минутлар килеп тә җитте, жюри ђгъзалары былтыргы мисс һәм мистерлар белән яңа коллегаларын котларга чыктылар. Менә алар - үзләрен татар дип тойган кыз-егетләр, туган телне үстерүгә ныклы өлеш кертәчәк сабыр, горур, уңган, булган, акыллы яшь буын вәкилләре:  Алинә Кучумова – "Татар радиосы гүзәле”, Юлиана Зөлхарнеева – "Нәфис кыз”, Диләрә Сәитова – "Нәзакәтле кыз”, Диана Әхмәтова – "Иҗади кыз”, Динара Зәйнетдинова – "Мисс фото”, Розалия Исхакова – "Көләч кыз”, Азалия Хәлитова – "Җиңел аралаша торган кыз”, Олеся Тузмөхәммәтова – "Креатив кыз”, "Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз”, Алисә Арангулова – "Мисс он-лайн”, Мөхәммәдьяр Нигъмәтуллин – "Оста егет”, "Мистер он-лайн”, Чингиз Камалов – "Кыю йљрђкле егет”, Сәет Тусмөхәммәтов – "Зыялы егет”, Рушан Абдрахманов - "Сәләтле егет”, Рәсүл Баймуратов – "Көчле егет”, Рият Вагапов – "Креатив егет”,  Руфат Калиев – "Оптимист егет”, "Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет”; ә Алинә Кучумова һәм Зинар Кәримов – 3 нче урынга, Алисә Арангулова һәм Эрик Абдуллин – 2 нче урынга лаек булдылар.

Төмән районының Индрәй авылы чибәренә - Рамилә Речаповага "Себер йолдызы-2010”, Талмы авылы егете Фәнил Сәйфуллинга "Татар егете-2010” исемнәре бирелде.

Һәркайсына "Мирас” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Хәкимов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына билетлар бүләк итте, исәпсез спонсорлар ярдәме белән катнашучыларга "Золотая лавина” ювелир ширкәте һәм "Спорт-мода”, "Бизнес-класс” такси, "Аллея цветов”, «Газпром-оптика» фирмалары сертификатлары, ООО «Этажи» бүләге тапшырылды, тамашачы мәхәббәтен яулаучыларга ноутбуклар, ә җиңүчеләргә автомобиль ачкычы, Бөтендөнья татар Конгрессы бүләге, Рамиләгә  - таҗ, Фәнилгә затлы түбәтәй бирелде. Билетлар арасында призлар уйнатылды, бәхетлеләр кирәкле һәм уңайлы электр әйберләренә ия булдылар.

Өлкә милләтләр эшләре комитеты, шәһәр татар мәдәният үзәге, татар яшьләр союзы ярдәмендә өлкә татар Конгрессы оештырган тамашаның халкыбызның рухын саклауга, үстерүгә керткән өлеше бик зур.

Г.ВӘЛИЕВА.

Просмотров: 1413 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz