Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Февраль » 3 » ГУБЕРНАТОР ТУБЫЛДА БУЛДЫ
23:16
ГУБЕРНАТОР ТУБЫЛДА БУЛДЫ

Тубыл шәһәр Думасы депутатлары белән очрашып  киңәшмә үткәрде, журналистлар белән очрашуда шәһәр хакимияте, авыл хужалыгы, газ үткәрү буенча һәм башка темаларга бирелгән сорауларга җавап бирде. Мәдәни, мәгариф объектлар да игътибарсыз калмады: драма театрында барган төзелеш эшләре белән кызыксынды, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт социаль педагогия академиясендә, авыл хужалыгы, сәнгать һәм мәдәният колледжларында булды, тәкъдимнәр  яңгырады. Михаил һәм Архангел, Елизавета һәм Захарий чиркәүләрендә барган реконструкция эшләре белән танышты, Кремльдә мәдәни мирас дип саналган "Архиерейский”да барган реконструкция буенча дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы җитәкчесе Светлана Сидорова, Тубыл, Төмән архиепископы Димитрий белән очрашты, православие тарихы музеен булдыру темасына сүз алып барылды. Шәһәр халкы өчен мөһим объектлар ООО "Тобольск-Полимер”, Соколово су алу җайланмасы да губернаторның игътибар үзәгендә булды. Җайланма тәүлегенә егерме җиде мең кубометр су бирәчәк, утыз скважинадан чыккан артезиан су иң яхшы сыйфатлы су булып санала. Монда вакытлыча тукталган эш дәвам ителәчәк. ООО "Тобольск-Полимер” заводында   төзелеш-монтаж эшләренә нәтиҗә ясалды, полипропилен чыгаручы заводта 2013 елның язында бушату-наладка  эшләре башкарылачак. Сибур Россиядә мөһим һәм зур инфраструктура объекты .

 Шәһәр себер татар мәдәният үзәген реконструкцияләүгә В.В.Якушев җитмеш биш миллион матди ярдәм күрсәтте. Бу юлы ул мәдәният үзәгендә булып, нинди эш башкарылганын үз күзләре белән күрде. Анда аны шәһәр хакимияте башлыгы В.В.Мазур, шәһәр Думасы рәисе Н.П.Зольников, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре каршы алдылар. Концерт залында, этнография музеенда, күргәзмә залында мәдәният үзәгенең эш юнәлешләре, реставрациядән соң кабинетлардагы үзгәрешләр белән үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясов таныштырды (рәсемдә). Ул бу эшләрне башкаруда матди ярдәм күрсәткән губернатор һәм кунаклар игътибарына ”Себер иле” телетапшыруы әзерләгән үзәкнең тарихы, клуб оешмаларының хезмәтенә  багышланган тапшыру тәкъдим итте. Мәдәният үзәгенең  тормышын эшмәкәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Бу көн сәхнәдә "Зәгъфран” ансамбле башкаруында  кунаклар хөрмәтенә җырлар яңгырады, хореография залында "Сүзге” ансамбле биючеләре татар биюен башкардылар. Замана таләпләренә туры килерлек эш алып барган үзәк хезмәткәрләре, җитәкчесе С.Ильясов тиешле дәрәҗәдә кунакларны каршы алдылар. Губернаторның эш визиты программасы тыгыз, бай эчтәлекле булды. Халыкны борчыган проблемаларны исәпкә алган губернаторга якташларыбыз рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 437 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.5/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz