Губернатор В.Якушев Төмән гомумшәһәр шимбә өмәсендә катнашты. Урамнарны, ишек алларын, скверларны чистартырга 25 меңгә якын халык чыкты. Губернатор тимер юлчылар скверында шәһәр хакимияте хезмәткәрләре белән бергә газоннарны былтыргы үләннәрдән, яфраклардан, чүп-чардан арындырды. "Өлкәнең барлык халкын бу ай дәвамында бердәм эшләп алырга өндим. Шимбә өмәсен көтмәскә, хезмәтне үзеңнән башларга кирәк. Әйдәгез, гараж, йортлар, дача яннарын чистартыйк, эчләрендәге кебек тышында да шундый ук тәртип булсын”, - диде губернатор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.