14 август – Төзүчеләр көне
Әгәр башкарган хезмәтең үзеңә һәм
әйләнә-тирәдәгеләргә бәхет өстәсә һәм син үзеңнең аларга кирәклелегеңне тоеп
яшисең икән, димәк, гомерең заяга узмый. Фәридә Ивановна Аширова турында
нәкъ менә шулай әйтеп була. Ул 37 ел гомерен яңа биналар проектлау эшенә
багышлап, хезмәтеннән ләззәт, илһам, чын бәхет табып яши. Фәридә апаның үткән
гомер юлын барласаң, гаять кызганычлы фактларга тап буласың, чөнки аның
балачагы сөргенлектә үтә. Бабасы Садыйк Корман улы Ибраһимов вакытына карап,
бик гыйлемле, указлы мулла була. Илебездә башланган репрессияләү чорының
караңгы бер төнендә аны хатыны һәм 5 баласы белән (кызлары Саҗидә Күкрәнде авылында кунакта
булып кала), өсләрендә ни булган, шул килеш урамга куып чыгарып, җигелгән атка
төяп, яшәгән Яңа Кәешкүл авылыннан төньякка, сөргенгә җибәрәләр. Башта алар кар
казып ясалган торакта, аннары махсус ясалган землянкада көн күрәләр. Ачлык һәм
салкыннан юлда ук 9 айлык кызлары Суфия, аннары бер-бер артлы уллары Шәүкәт
белән Ибраһим дөнья куялар. Ә эшкә яраган Закирә белән Заһидә әти-әнисе белән
Тарко-Сале поселогы тирәсендә барган тимер юл төзү эшенә билгеләнәләр. Биредә
инде, гаилә башлыгының авылдашлары хөрмәт белән Садыйк мулла дип дәшкән исемен
Серафимга әйләндереп, гомумән, барысының да исем-фамилияләрен үзгәртеп язалар.
Еллар үтә тора, кызлар буйга үсеп җитәләр. Закирә апа Иван исемле керәшен
егетенә тормышка чыгып 3 бала үстерәләр. Туган авыллары Күкрәндегә Ибраһимовлар
гаиләсе бары тик 1954 нче елда гына әйләнеп кайта. Шул елны Фәридә апа 1 нче
сыйныфка укырга керә. Урта белемне ул Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә ала.
Аннары Төмән индустриаль институтына укырга керә, аны уңышлы тәмамлагач,
медицина җиһазлары проектлау институтына инженер итеп эшкә билгеләнә. Элекке
Союзда бердәнбер институт буларак, Фәридә апага шәһәрдән шәһәргә йөреп медицина
җиһазлары чыгара торган заводлар проектларга туры килә. Илебездә үзгәртеп кору
чоры башлангач, 1995 нче елны "Гипрокоммунстрой” дәүләт институтына күчә.
Биредә ул 2002 нче елга хәтле банк, ресторан, кунакханә, спорт комплекс
биналары проектлау өстендә эшли.
Аннары дәрәҗәле баш инженерны
"Энергобанк” шәхси төзү фирмасына эшләргә чакыралар. Шушы еллар эчендә аның
проекты һәм җитәкчелегендә илебезнең төрле шәһәрләрендә бер-бер артлы
матур-матур биналар калкып чыгалар.
Төмән шәһәренең Республика урамындагы "Энергобанк”, Широтная урамындагы
"Кармак” сәламәтләндерү комплексы биналарына гына карап та, Фәридә апаның
илебез алдында күрсәткән хезмәтенә бәя биреп була. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма,
элекке хезмәттәшләре үзләренең зур тәҗрибәле, феноменаль зиһенле, кешелекле
остазларын онытмыйлар, бик еш киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Фәридә апаның
тынгысыз йөрәге мәшәкатьсез, тыныч тормышны ни өчендер кабул итеп бетерә алмый.
Ул әле дә гел эштә. Әнисе яшәгән йортны яңадан торгызу, аны төзекләү,
бакчасында чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерү –
тормышының бизәгенә әйләнә. Өй эченә керсәң стенадагы картиналар, сәйлән
һәм төсле җепләр белән чигелгән рәсемнәр, сөлгеләргә карап сокланып туя алмыйсың.
"Балачактан бәйләргә һәм тегәргә бик тә яратам. Күңелемә нәрсә ошый, шуны
бәйләп яки тегеп кию – бернинди кыяыенлык тудырмый. Киресенчә, хыял диңгезенә
чумып иҗат итәргә, күңел түрендә йөрткән фантазияләрне чынга ашырырга ярдәм
итә”, - дип әйтә үзе турында күп сөйләргә яратмаучы ханым. Фәридә апа Шәүкәт
абый белән ике бала үстерәләр, хәзер инде алар 5 оныкны тәрбияләргә ярдәм
итәләр. Рөстәм белән Миләүшә әниләре һөнәрен сайлап, төзү институтын
тәмамлаганнар. Рөстәм бүгенге көндә Төмән шәһәренендә билгеле булган "Александр
бакчасы” төзү фирмасын җитәкли. Ашировлар гаиләсен якынлашып килгән бәйрәмләре
белән чын күңелдән котлыйбыз.
Р.КАНГАЗИНА.
|