Тубыл кремле, Абалак монастыре, Свято-Троицк монастыре, Знаменск кафедраль чиркәве, Ялутор зинданы, Ингальск үзәне, Ахманка күле - Төмән регионы "Россия 10” конкурсына 7 Себер могҗизасын тәкъдим итте. Бу бәйгене март аеннан сентябрьгәчә илебезнең иң яхшы тарихи-мәдәни объектларына "Россия-1” һәм Рус географик оешмасы үткәрә. Бүгенге көндә бәйгедә катнашырга 700 объект тәкъдим ителеп өлгергән. "Россия 10” Интернет сайтында гына тавыш бирергә була. Иң күп тавыш җыйган 10 объект җиңүче булачак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.