Губернатор В.Якушев өлкә үзәгендә Төмәннең 3, 7 поликлиникаларында булды. Интернет аша регистраторларның ничек теркәүләрен карады, кешеләрнең мондый мөмкинлек белән файдалануларын ачыклады. Губернатор шулай ук фронт-офисларга белгечләр әзерләү, укыту мәсьәләсен карады. Дежур администраторларның эшләренә игътибар итте, участок табиблары белән очрашты. Аларның документлар тутыруга, бер кешене кабул итүгә күпме вакытлары китүе һәм башкасы белән кызыксынды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.