Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Декабрь » 28 » “ГАЗЕТАНЫ САКЛАРГА, БИРЕШМӘСКӘ!”
13:23
“ГАЗЕТАНЫ САКЛАРГА, БИРЕШМӘСКӘ!”

Бергәләшеп эшлик!

Янарышта эшли башлавыма да егерме ел булып килә. Комсомольская урамындагы бер квартирда урнашкан вакытында эшкә килгән идем мин. Әле яңа гына Казан дәүләт университетын тәмамлаган шәһәрне, бу якларны бөтенләй белмәгән яшь кызга газета өчен язмалар әзерлисе бер дә җиңел булмагандыр. Ләкин хөрмәтле педагог, тәҗрибәле җитәкче Азат абый Сәгыйтов мине редакциядәге бурычларым белән дә, өлкә һәм аның кешеләре белән дә җайлап, рәтен белеп кенә таныштыра алды. Язасы кыен түгел иде үзе, телне биш бармагым кебек беләм, укыганда ук район газетасында мәкаләләрем чыгып тордылар. Тик җитди басманың төп юнәлешләрен үзәккә куеп, халык яратып кабул итәрлек, аның өчен кызыклы һәм әһәмиятле булырлык язмалар әзерләүдә Азат абый күп ярдәм итте. Хәзер дә газетаның төп составы – аның укучылары. Ул мәкалә әзерләргә генә түгел, үзеңне коллективта тотарга, кеше белән сөйләшергә дә өйрәтте, кыскасы, хезмәткәрләренең әхлакый сыйфатлары өчен дә кайгыртып тора иде. Аның таләпчәнлеге, үз эшенә җаваплы карашы, аны бар көчен, күңелен биреп башкаруы хезмәткәрләренә дә йокты шикелле.

Хәзер инде мин газетаның җаваплы секретаре, ягъни, аның һәр санын бер ай алдан күзалларга тиешмен. Алдагы санда бирелергә тиешле сәхифәләр әзерлеген, материалларның вакытында язылып өлгерүен күзәтергә, булачак чарага барырга тиешле журналистны билгеләргә, һәр санда биреләчәк мәкалә-хатларны укып чыгып, макетын әзерләп, версткалаучыга тапшырырга, каралама битне корректордан соң тикшерергә, төзәткәннән соң яңадан карап чыгарга һәм һәр пәнҗешәмбе иртә белән өр-яңа санны кулыңа алып, чиксез канәгатьлек кичерергә тиешмен. Әлбәттә болар барысы да редактор Алсу апа Сәгыйтова һәм коллектив белән бергәләшеп хәл ителгәннән соң гына башкарыла, чираттагы санга урнаштырыла.

Нинди генә яңалык булмасын, ул халыкка газета аша килә, шуңа да тормыш белән бергә, аның ямен, матурлыгын, сулышын тоеп атларга тиешлебез. Журналист янгын чыкканчы ун минут алдан барып җитәргә тиеш, диләр бит. Тормыштан артта калмас өчен телевизор карарга, радио тыңларга, интернет ярдәмендә төрле яңалыклар, татар матбугаты белән танышып барырга тырышам. Журналист яңалык җырчысы бит ул.

Әле дә менә кемнәрдер Яңа ел каникулларына әзерләнгәндә, без кеше белән ял итәр өчен, шул ук вакытта газета вакытында укучыбыз кулына барып ирешсен, дип, алны-ялны белми ике-өч санны алдан әзерләү өчен тырышабыз, барыбыз да укучыга кызыклы язмалар табу өчен уйланабыз. Шул уңайдан, 30 градуслык салкыннарга да карамастан, Аслана якларына да чыгып киттек. Анда ремонттан соң матур татар мәдәният йорты ачылу тантанасына чакыру алуга, башка милләттәшләребез белән дә танышып кайтырга уйладык. Ул сәяхәттән язмаларны киләсе елга укырга мөмкин булачак.

Киләсе елга да Сездән килгән хатларны сөенеп татар газетабыз битләренә урнаштырырга язсын, хөрмәтле укучыларыбыз. Газетада бастырылган һәр мәкалә, яктыртылган һәр тема актуаль һәм урынлы, "Яңарыш”ның халыкара бердәмлекне, дуслыкны ныгытучы басма булуын теләсәк, бергәлшеп эшләргә кирәк безгә.

Г.ВӘЛИЕВА.

 

***

Мин, хатлар бүлеге мөдире буларак, башта редакциягә килгән хатлар, хәбәрчеләребез турында әйтеп үтим. Россия почтасы аша быел 200дән артык хат килде безгә. Әйе, быел азрак булган, диярсез. Һич тә юк, дуслар! Чөнки хәбәрчеләребез материалларын интернет аша электрон почтабызга җибәрәләр хәзер. Хәтта ерак сазъяк арты авылларыннан да хатлар шул ук юл белән безгә килеп ирешәләр, моңа без бик шатбыз. Димәк, тормышыбыз яхшы якка үзгәрә. Хәбәрчеләребез турында әйтсәк, олы рәхмәтебезне Тубылдан Рәйханә апа Алимова, Тубыл районы, Санникова авылында яшәүче Альберт абый Урамаев, Нурҗиһан апа Назырова, Тубылторадан - Исхак абый Исхаков, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылыннан Нәркәс апа Нәбиуллина, Киндерледән - Динара апа Хәбибуллина, Уват районы, Өге авылыннана Хәнифә апа Рябикова, Төмән районы, Акъяр авылыннан Люция апа Хәбибуллина, Талымханнан Әмир абый Юскаевка белдерәбез. Быел безгә яңа хәбәрчеләр кушылды – Курган өлкәсе, Юлдус авылыннан Тимергали   абый Галимов,  Тубылдан - Шәрифә апа Алеева. Мәктәпләрдән укучылар язалар, балалар да кызыксынгач, димәк, газетабызның киләчәге бар, өметле. Бу безнең өчен, әлбәттә, зур сөенеч. Аннары мин "Сөю чишмәсе” белән "Яшьлек” сәхифәләрен алып барам. Сәхифәләрне яратып, көтеп алып укуыгызны теләп, темаларны төрләндерергә, эзләнергә, яшьләр тормышын өйрәнергә, булдыклыларын табып, сезне алар белән таныштырырга тырышабыз. Бу эштә сезнең дә өлешегез, ярдәмегез зур, хөрмәтле газета укучыларыбыз. "Сөю чишмәсе”нә Вагай районы, Тугыз авылыннан Зөлхәйдә апа Сәйдуллина, Тубылдан шагыйрәләребез Гөлфизәр апа Абдрахманова белән Галия апа Абайдуллина һ.б. кызыклы мәкаләләр, хикәяләр язалар. Төмән шәһәреннән Тимур абый Нигъмәтуллинның мәхәббәт, көнләшү, әрләшү кебек гаилә тормышында килеп чыккан проблемаларны ачыкларга теләп, сәбәпләрен, котылу, булдырмау юлларын күрсәтеп язган мәкаләләре кемне генә уйландырмады икән?! Киләчәктә дә язып,  гыйбрәт алырлык кызык эчтәлекле мәкаләләрегез белән безне сөендереп торырсыз дип ышанабыз.

Дуслар, Яңа 2013 нче елда да киңәшләшеп, аңлашып, хәлләребезне белешеп, хәбәрләшеп яшик. Кара Елан елы һәр йортка сәламәтлек, имин тормыш, озын гомер, гаилә бәхете алып килсен.

Р.КАНГАЗИНА.

***

Куәт бир син иман юлыннан

барырга,

Гакыллы колларның

 күңелләрен баетырга.

Мөслимәнең хакы ни икәнен

 сөйләп

Бәндәләргә аңлатырга”.

"Яңарыш” газетасында чыгып килүче "Иман” сәхифәсен - 2012 ел буенча йомгаклау чоры җитте. Азат абый Сәгыйтовның вафатыннан соң, "Иман” сәхифәсен алып бару бурычы миңа йөкләнде. Сигез елга якын вакыт эчендә әлеге сәхифә минем күңел йомгагына әйләнде, каләмнәр чарланды, азмы-күпме тәҗрибәләр тупланды һәм ансыз яши алмас дәрәҗәгә җиттем. Хәзер инде сулыш алганда һава кебек үземә дә ул бик кирәк. Ә "Иман” сәхәфәсе - маҗаралы, могҗизалы, гыйбрәтле хикәятләр тупланмасына әйләнде. Ул - хәзер гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше. Ул - гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче. 2012 нче елда хәбәрчеләрдән бик күп хатлар килде, дини кешеләр турында язылды, шигырьләр һәм берничә санда дини дәресләр бирелде. Рамазан, Корбан бәйрәмнәре, хаҗга барган хаҗияләр, Мәүлид ае, мәчетләр ачылу хәбәрләре, Коръәннән сүрәләр һәм шулай ук ай саен намаз вакытлары даими рәвештә бастырылып килде. Киләсе яңа елларда (2013 нче) да кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен, хакыйкатьне ялганнан аерып, дөрес итеп яшәү рәвешен алга сөрәчәкбез. Без Коръән аятьләре белән вәгазьләнеп, нәрсәнең хәләл, нәрсәнең хәрәм икәнен, нәрсәнең фарыз икәнен белергә тырышачакбыз. Шушы бер мизгел генә булган дөньяда иманыбызны юлдаш итеп яшәргә насыйп итсен иде. "Яңарыш”тан "Иман” сәхифәсен укыган, тыңлаган һәр мөэмин мөселманга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте насыйп булса иде. Амин! Шулай        ук газетабызда "Гаилә учагы” рубрикасы да чыгып килә. Яңа гына никах укытып тормыш юлына баскан балалар үстереп ятучы яшь гаиләләр, гомер уртасына җитеп килүчеләр һәм 50, 60 ел бергә яшәп, юбилейлар уздырган олылар турында язып киләбез. Сәхифәне тулыландырып хәбәрчеләрдән хатлар килә, ямьләндереп шигырьләр һәм төрле киңәшләр бастырыла. Киләсе яңа елларда барлык гаиләләргә бердәм-тату яшәргә, парлашып исән-сау гомер юлларын үтәргә, күбрәк кешелекле балалар тәрбияләп, шатлыкта-бәхеттә яшәргә язсын.

Н.САФИУЛЛИНА.

***

2012 елда газетаның "Шигърият” сәхифәсендә җирле авторлар тарафыннан иҗат ителгән 130дан артык шигырь бастырылды. С.Сәгыйтовның, З.Акбүләковның, Ш.Гадел-шаның, Г.Хәйруллинаның, Г.Абайдуллинаның, Г.Абдрахманованың, К.Кучковскаяның, Р.Ибраһимовның "Яңарыш” битләрендә егерме елдан артык шигырьләрен укып киләбез. Соңгы елларда Ф.Харисова, Г.Колчакова, С.Бекенин, Р.Алимова, Р.Зәнкиева кушылдылар. 2012 елда яңа авторлар - Хомич һәм З.Габидуллинаның шигырьләрен яратып укыйбыз. Ел дәвамында бер-ике шигырьләре бастырылган якташларыбыз да бар, алар – Зәйтүнә, Н.Әбделгапурова, Т.Айбатова һәм башкалар. Милләттәшләренә  матур шигырьләр бүләк иткән Х.Корман, С.Хәбиб, Б.Нәүрүзов, Х.Уразова бакыйда. Аларны без һичкайчан онытмаячакбыз. Киләсе 2013 елда тагын да яңа авторлар өстәлер, эчтәлекле, кызыклы шигырьләре белән якташларыбызны шатландырырлар дип өметләнәбез. Җирле шагыйрьләребезнең барчасына зур рәхмәтебезне белдерәбез, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

2012 елда "Балалар” сәхифәсенә иң күп  мәкаләләр язучы Төмән районы, Муллаш мәктәбе укучылары булды. Төмән районы, Шыкча, Түбән Тәүде районы, Тарман, Тубыл районы, Вәчир урта мәктәпләре, Төмәннең Кырынкүл мәктәбе укучылары эчтәлекле, матур мәкаләләр җибәрделәр. Тубылда яшәүче балалар турында Р.Умитбаева хәбәр итте. Газетаның 36 санында "Син чәчәкләрне беләсеңме?” дигән викторина бастырдык. Биш кешенең җавабы арасында иң төгәл һәм тулысы Х.Шабанованың булды. Газетага мәкаләләр җибәргән һәрбер укучыга, язарга этәргеч биргән укытучыларына зур рәхмәт. Балаларыбызның актив булулары бик куандыра. Димәк, алар газетаны укыйлар, кызыксыналар, киләчәгенә ваемсыз түгелләр. Яңа елга да башка мәктәпләрдән дә хатлар килер дип өметләнәбез.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

***

Менә 2012 нче ел да артта калды. Үткән елга йомгак ясап, без ел дәверендә булган яңалыкларны, вакыйгаларны барлыйбыз. 2012 нче ел - тарих елы буларак үтте, "Яңарыш”ның чыга башлавына - 22, ә минем "Яңарыш”та эшләвемә 18 ел тулды. Бу күп тә, аз да түгел.

"Яңарыш”ка эшкә кергәнемнән минем төп эшем – хаталар өстендә эшләү. Корректорлык вазифасы – җитдилек, игътибарлылык таләп итә. Редакциябезгә төрле хатлар килә, кайберләрен укып та булмый. Шулай да без, редакция хезмәткәрләре белән килгән хатлар өстендә эшләп, бастырып чыгарырга тырышабыз. Төп эшемнән башка, өлкәбездә үткән төрле мероприятиеләргә йөреп, мәкаләләр язарга да тырышам.

Яңа 2013 нче ел – Елан елы да үзенең әһәмиятле вакыйгалары белән безне шатландырыр. Яңа елда газетабызның тиражы артып, яңа уңышлар, өметләр баглап, тагын да уңышлырак, нәтиҗәлерәк эшләрбез дигән өметтә калам. Яңа ел һәрбер гаиләгә бәхет, сәламәтлек, көтелмәгән уңышлар алып килсен, дөньялар имин, тыныч булсын. Яңа ел белән, дуслар!

Н.ТАШБУЛАТОВА.

***

"Яңарыш”ыбыз 22 яшен тутырып 23кә "аяк” басты.  Шушы еллар дәверендә аның үз тарихы, хәбәрчеләре, дуслары, укучылары барлыкка килде. Мин биредә 2010 елдан бирле эшлим. Коллективыбыз бик ошый - кешене аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торучы кызлар эшлиләр. Газетага язылу вакытында төрле оешмалар җитәкчеләренә, район, авыл хакимият башлыкларына, җәмәгать эшлеклеләренә, мәктәпләргә, ярдәмчеләребезгә мөрәҗәгать итеп хатлар, шулай ук дусларыбызны, хәбәрчеләребезне бәйрәмнәр, юбилейлары белән котлап, открыткалар җибәрәм. "Яңарыш”ка концертларда, өлкәдә узган төрле мәдәни чараларда, редакциягә килгән кешеләрне яздырам. Һәм миңа тапшырылган башка вазифаларны бик теләп башкарам. Безгә иҗади дәрт, рухи көч бирүчеләр - алар сез, хөрмәтле укучыларыбыз. Сез булсагыз, газета-бызга язылсагыз, "Яңарыш”ыбыз да дөнья күреп барыр. "Яңарыш” һәм сез бергә булсагыз татар милләте яшәячәк, мәдәни учагыбыз сүнмәячәк. Яңа ел белән сезне, хөрмәтле халкым!

Л.ТУЗМӨХӘММӘТОВА.  

Категория: новости области | Просмотров: 916 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 5
    Гостей: 5
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz