Туган авылында белем алып, район үзәгендә ДОСААФта шоферлыкка
укый, аннан армия сафына алына. Ил каршындагы бурычын үтәп кайткач, әтисе
керткән гаилә традициясе буенча, нәкъ бер елдан күз салып йөргән яры – Нурзия
Мәүлитгәрәй кызына өйләнеп, тормыш корып җибәрәләр. Бу вакытта ул инде Төмән
шәһәренең таксомотор паркында такси йөртүче булып эшли. Тырыш, максатчан яшь
пар яңа йорт төзеп, аны заманча җиһазлап матур гына көн күргәндә, үзгәртеп кору
чоры башлана. Күңеле дингә тартылган Галимҗан Мисбахетдин улы форсаттан файдаланып,
Үзбәкстан җиренә китеп, Бохара шәһәрендәге "Мир Араб” мәдрәсәсенә укырга керә.
Аны тәмамлагач, ул Төмән шәһәренең гыйбадәт йортына имам-хатыйб, аннары Курган
һәм Төмән өлкәләре мөхтәсибе итеп билгеләнә. 1989 нчы елда аның җитәкчелегендә
шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзелә башлый һәм ул 1997 нче елда тантаналы рәвештә
ачыла. Ислам динен торгызу, аны яклау, саклау, тарату өстендә башкарган
хезмәтенә зур бәя бирелеп 2006 нчы елның март аенда Екатеринбург шәһәрендә
узган 3 нче мөселманнар корылтаенда өлкәбез мөфтие II нче дәрәҗәле "Әл Фахр”
ордены белән бүләкләнә. Шушы вакыт дәверендә ул 4 мәртәбә хаҗ гамәлләрен
башкара. 2008 нче елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россиянең
хөкүмәт хезмәте академиясендә ике атналык белем үстерү курсларын үтә. Һәм 2011
нче елда үткән 5 нче өлкә мөселманнары
корылтаенда Г.Бикмуллин гомерлек мөфти итеп сайлана. Бүген ул безнең
редакциябез кунагы.
- Хәзрәт, рөхсәт итегез башта сезне якынлашкан гомер бәйрәмегез –
туган көнегез белән котлап, сезгә корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, имин
тормыш теләп үтәргә. Ә инде әңгәмәбезне күңелегезнең дингә тартылу сәбәпләрен
ачыклаудан башласак, каршы килмәссездер бит? Белгәнебезчә, ул чор күпләребез
"Бисмиллә”сен кычкырып әйтүдән куркып торган замана булган ...
- Бисмилләһир-рахмәннир-рахим, тәбрикләү сүзләрегез өчен рәхмәт.
Дингә тартылу – ул гаиләдә сеңдерелә дип әйтер идем. Безнең авылда динне
элек-электән бик хөрмәт иткәннәр. Дәү әтием мулла булган. Әнкәем Шәмсевәлия
дингә ихласлы иде, намаз-рүзәсен җәйнең эссе көннәрендә кырда урак урган
вакытта да калдырмаган. Әтиләр өебездә җомга намазларын уздырганда, миңа, 7-8
яшьлек малайга, Коръән китабын укыталар иде. 10 баланы ислам дине кушканча
тәрбияләделәр, аять-сүрәләрне кечкенәдән ятлап үстек. Зурайгач, таксида эшләгән
чакта да догаларны ихлас күңел белән
укып, ярдәмнәрен сизә идем.
- Ә менә махсус дини белем алырга нәрсә этәргеч ясады
соң?
- 1980 нче елда Төмәндәге гыйбәдәт йортына Уфа шәһәреннән мөфти
Тәлгать Таҗетдин килде. Аны машина белән каршы алырга, озатып куярга бабайлар
мине сорадылар. Шунда халык җыеп без дә хәтем уздырдык. Озакламый каенатама
Үзбәкстан ягыннан динле егет килеп, искиткеч кызыклы вәгазьләр сөйләп, безләргә
намаз тәртипләрен, аять-сүрәләрне дөрес укырга өйрәтеп, мине намазга бастырып
кайтып китте. Дини белемне Бохара мәдрәсәсендә 5 ел укып алдым.
- Керемле эш урынын, гаиләгезне калдырып китәсе авыр булмадымы?
- Күп уйландым, әмма дингә омтылышым көчлерәк иде. Хатыным
фатихасын биргәч тә, үзе дә озак көттермәде. Ул да намазга басты. Без
өйләнешкәч тә 9 ел баласыз яшәдек бит. Ә бала – дөньяның зиннәте ул. Моны без
Аллаһының сынавы дип кабул иттек, һәм менә, Ходайның рәхмәте белән, Бохарадан
бер "көтү”- 5 кеше булып кайтып төштек. Балаларыбызга дини белем биреп
тәрбияләдек. Кызыбыз Мәдинә быел Россия ислам университетының 3 нче курсын
тәмамлады.
- Өлкәдә узган чараларда сезне гел оныкларыгыз белән күрәсең.
Аларга булган чиксез наз йөзегезгә бәреп чыккан була...
- Әйе,
бүгенге көндә 5 оныгым үсә. Баланың баласы балдан тәмле, дип юкка
әйтмәгәннәрдер ата-бабаларыбыз...
- Ә хәзер инде төп хезмәтегезгә күчеп, планнарыгыз белән дә
танышып китик.
- Шатлыклы хәбәрләребез дә күп: шәһәребезнең Рабочий поселагында
яңа мәчет төзергә 1 гектар
җир бирелде, шунда ук тагын бер ярым гектар сорап торабыз. Аны төзү өлкә
проектына кертелде, 2014 нче ел башына, Аллаһым рәхмәте булып, төзү эшләре
башланыр дип көтәбез. Киләчәктә ул Җәмигъ мәчете статусын алыр дип ышанабыз.
Киләсе елдан Ямбай мәдрәсәсе үзенә 40-50 шәкертне кабул итәргә тора. Шулай ук
Җәмигъ мәчете ишек алдында 70-80 шәкерт яшәп укый алырлык бинада ремонт эшләре
бетеп килә. Әлхәмдүлилләһи, элек мәчеткә 50-60 кеше йөргән булса, бүгенге көндә
2 меңгә якын халык килә. Олуг бәйрәм көннәрендә мәчеткә сыймаганнарга ишек
алдына урыннар әзерләргә туры килә иде. Насыйп итсә, киләсе елга 800-900 кеше
сыярлык түбәсе ябылган лапас ясарга исәп.
- Хәзрәт, форсаттан файдаланып, шуны да сорап үтим, көтеп алган
Корбан бәйрәмебез якынлаша, быел өлкәдән Хаҗ сәфәрләренә ничә мөселман барырга
җыена?
- Башта өлкә хакимиятенә, бигрәк тә губернатор В.Якушев,
вице-губернатор С.Сарычев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе
Е.Воробьевка һәр теләгебезне үтәргә, ярдәм итәргә гел әзер торганнары өчен
рәхмәтебезне белдереп изге догаларыбызны юллыйбыз. Быел да менә хөкүмәт ярдәме
белән 13-15 нче октябрь көннәрендә Төмәннән 32 кеше юлга чыгарга әзерләнә.
- Хәзрәт, өлкә хакимияте ярдәме белән чыга башлаган, 6 нчы саны
дөнья күргән "Хикмәт” газетасының шеф-редакторы да бит әле сез?
- Әйе. Газетабыз белән кызыксынучылар бик күп, яңа санын көтеп
алабыз, диләр. Газета балалар өчен дә бик файдалы, анда балаларның күңеленә
сеңдерерлек дин дәресләре бирелә. Газетага язылырга теләүчеләр почта
бүлекләренә барып языла алалар, индексы – 12189.
- Юбилей алдыннан күңелегезне нинди уйлар били?
- Дөнья мәшәкатьләре белән 60 яшькә җиткәнне тоймый да калдык. Зур
теләкләр бар иде, аларны үтәдек дияргә була.
Туганнарның күбесе дин юлына күчтеләр. Динебезне хөрмәт итүчеләр саны
күбәя тора. Инде менә бар теләк – төзеләчәк яңа мәчет һәм мәдрәсәнең халык
белән тулып эшләп торганын күрергә насыйп итсен иде Аллаһым. Безләр Аллаһыбыз
каршында һәр узган ел өчен җавап бирәчәкбез: әгәр ата-ана баласы өчен җавап
бирсә, дин әһелләре кылган эшләре өчен җавап бирәчәк. Шул җавапларны
һәркемебезгә дә тулысынча бирергә язсын иде.
- Хәзрәт әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә уңышлар сезгә.
Р.КАНГАЗИНА.
|