Куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән ике кыз юл һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булдылар. "Джили” автомобиленең арткы утыргычында кызлар, руль артында әтиләре, янәшәсендә әниләре утырганнар. Төмән-Омск юлының 61 нче чакрымында әтиләре идарәне югалтып, каршы полосага чыга. Әниләренең эчке әгъзалары җәрәхәтләнә, сынулар, әтиләренең - бәрелүләр генә. Алты яшьлек Ангелинаны һәм 10 яшьлек Виолеттаны шаһитлар Ялутордан килүче "ашыгыч ярдәм” машинасына каршы барып, табибларга тапшыралар. Кызчыклар "ашыгыч ярдәм” машинасында җан бирәләр. Кызлар каеш белән эләктерелгәннәр, әмма ялгыш.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.