Үткән шимбәдә "Төзүче” милләтләр
мәдәнияте сараеның концертлар залы халык белән шыгрым тулды. Татарлар күпләп
яшәгән төбәкләрдән сайлап алу турларында өлкәдәге фестивальнең авторы –
Конгрессның мәдәният департаменты рәисе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендәге жюри
җиңүчеләр дип билгеләгән фольклор осталарын карарга килгәннәр алар. Монда бу
көнне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, мәдәният департаменты, татар
Конгрессы, "Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге
оештырган III нче өлкә фольклор фестивале үтте.
Соңгы вакытта халык
эстрададан читләште шикеллерәк. Алар моң, отышлы сәхнәләштерелгән гадәти һәм
илаһи манзара, халыкның җаны чагылган чыгышлар көтә. Зур сәхнәне тутырып, күз
явын алырлык, килешле, асыл һәм гади милли киемнәр кигән әби-апалар,
абый-бабайлар, егетләр-кызлар чыккач, аларның әби-бабаларыбыз
тормыш-көнкүрешен сурәтләгән сокландыргыч уеннары, моңлы-сагышлы мөнәҗәтләре,
шат җырлары, гореф-гадәтләрне оста итеп тасвирлаулары, шул арада табышмак,
әйтем-мәкальләребезне дә истә тотуларын күреп, тыңлап сокланмаслыкмы соң? Ул
Киндерле һәм юрмылыларның "Каз өмәсе”, каскаралыларның "Күк корбанлыгы”, "Кичке
уен”ы, асланалыларның "Кунак төшерү”е, талымханлыларның "Су буенда”сы үзара
такмак әйтеш, өздереп җырлау, тыпырдатып төйдереп бию белән үрелеп барды. Болар
һәммәсе дә кешене сихри дөньяга алып китә, әсәрләндерә, дәртләндерә,
гореф-гадәтләрнең саклануында зур роль уйный. Талантлы халкыбыз белән горурлык
тойгысы көчәя дә, нидер сагындырып, йөрәкне сыкрата. Ниндидер үкенү хисләре дә
тумый микән әле? Бусы рухи җәүһәрләребезнең онытылып баруыннан, киләчәк
буыннарның хәзинәдән, рухи чишмәдән мәхрүм калуын сизенүдәндер, ахрысы.
Фестивальнең йөзек кашына әверелгән
"Шытыр-шатыр”, "Саз” фольклор-этнографик коллективлары, мондый чараларга
һәрвакыт әзер "Сандугач”лылар, "Дуслык” халык җыр ансамбле әгъзалары ел саен
җирле бәйрәмнәргә яңа бизәкләр өстәп тамашачы хөкеменә тапшыралар. Халык уен
коралларын табу, өйрәтү юнәлешендә Төмән шәһәр мәдәният үзәге хезмәткәре Әбүзәр
Миннебаевның "Чимги” яшь егетләр, "Умай” хатын-кызлар, А.Кангазин, Муллаштагы
"Карлыгач” балалар төркемнәре белән куйган хезмәтләре олы игътибарга лаек.
Төйдереп бию осталары: Түбән Тәүде районының Урта Тарман авылыннан Екатерина
Әхмәтҗанова, Тубылның "Илһам” ансамбле, "Акъярлар” коллективы чыгышлары
һәркайсы үзенчәлекле башкарылды.
Бүләкләү өлешендә милләтләр
эшләре буенча өлкә комитетының вакытлыча бүлек җитәкчесе вазифасын башкаручы
Л.И.Шабанова, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Х.Насыйров,
Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү җитәкчесе, фольклорның
яңадан җанлануының сәбәпчесе, бу эштә көчен-сәламәтлеген аямаучы Фәнзилә
Җәүһәрова фольклор бәйрәме белән тәбрикләп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар (рәсемдә).
Л.И.Шабанова комитет исеменнән Ялутордан Зөһрә Кожевниковага һәм Талымханнан
Илнара Рамазановага Мактау грамоталары бирде. Ә Фәнзилә ханым үз чыгышында: "Тамырларыбызны
эзләсәк иде, алтынны да, якутны да тирәннән эзләп кенә табалар. Шуннан соң гына
ул мәрҗәнгә әверелеп, кашка әйләнә. Халкыбыз җырларын башкаручылар, әлбәттә,
сөендерделәр. Ләкин себер җырлары ишетелсә, мин Казанга кайтып, "и, Себердәге
байлык...”, дип ах итеп сөйләр идем. Ләкин быел байлык ул кадәр күп түгел. Шуңа
күрә Универсиада да, 2014 елда Башкортостанда үтәчәк 6 нчы фестивальдә дә, менә
безнең моңнар, дип гадәттәгечә шаккатырырлык булсын. Күбрәк, тырышыбрак
эзләсәгез, борынгы катлам белән шатландырсагыз иде”, -
дигән теләкләрен җиткерде.
"Иң яхшы фольклор-этнографик
коллектив” номинациясендә Ялутор районының Аслана мәдәният үзәге "Тамаша”
фольклор-этнографик төркеме (җитәкчесе И.Бакиев); "Бәет һәм
мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы” – Вагай районының Тугыз
авылыннан Сәйникамал Әлмәхәммәдова; "Иң яхшы вокаль
коллектив” – Төмән районы Каскара сәнгать мәктәбенең "Шаян” вокаль
коллективы (И.Рамазанова); "Халык уен
коралларында иң яхшы уйнаучы” – Төмән районының Шыкча
авылыннан "Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик коллективы (Г.Габдуллин); "Иң яхшы
җырлаучы” – Төмән районының Шыкча авылыннан Илшат
Габдуллин; "Иң яхшы фольклор-хореографик коллектив” номинациясендә Тубыл
районының "Илһам” ансамбле (Г.Шәмсетдинова) җиңеп чыкты. Ә
икенче катта куелган декоратив-кулланма иҗат һәм сынлы сәнгать
күргәзмәләре арасында Исәт районының Югары Егәнле авылыннан Лилия
Хәлитованың эшләре иң яхшысы дип табылды.
Фәнзилә ханымның: "Күренешләрдә
шоуга күбрәк әһәмият бирә башлаганнар, эстрада стиленә кереп китәләр, башка
еллардан кабатлаулар очрый. Эстрада артистларга бик бай, безнең максат –
халыкка кызыклы тамаша әзерләү түгел, ә әби-бабалардан сакланган, халыкның эчке
дөньясын, яшәешен, характерын чагылдырган милли җәүһәрләрне эзләп табу, үстерү,
саклау.
Милләтнең яшәеше, алга баруы өчен
аның үткәнен белүе, тарихи хәтергә ия булуы кирәк. Боларның бозылмаган өлеше фольклорда сакланып калган”, -
дигән фикере белән килешмичән булмый.
"Себердә чиксез байлык
яшеренеп ята әле”, - диләр бу якларда этнографик экспедицияләр үткәрүче
галимнәр. Шул байлыкны эзләп табу, дөньяга таныту бурычы йөкләнә бүгенге яшь
буынга. Өлкәннәр кими, китаплар гына ярдәмгә килергә мөмкин. Оештыручылар чын
халыкчан иҗатны күрергә хыяллана. Эзләнергә өйрәнгән мәдәният белгечләре киләсе
елда, "себер татарлары менә нинди икән алар”, дип тел шартлатырлык чыгышлары белән
куандарырлар әле.
Гөлнур Вәлиева.
|