Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Апрель » 24 » ФӘННИ НИГЕЗЛӘП
11:40
ФӘННИ НИГЕЗЛӘП


Төмән дәүләт университетында студентларның 61 нче фәнни конференцияләре үтте. Андагы 230 секциянең өчесен татар бүлеге мөгаллимнәре җитәкләде. Миңа яшь, өметле галимә Гөлнара Наил кызы Ниязова җитәкчелегендәге "Төрки лексикологиясенең актуаль проблемалары” секциясендә жюрида утырырга насыйп булды. Монда 12 доклад укылды. Төрле курс студентлары белән бергә Ялутор районы, Атьял мәктәбенең 9 нчы класс укучысы фәнни эшен тәкъдим итте. Темалар бик кызыклы, эчтәлекле иде, һәркайсы ныклап әзерләнгән. Югары урыннар яулаган Алсу Аширбакиеваның Ваңгы (Новая Нерда) авылының топонимиясен, Руслан Әминовның Бурбар авылында яшәүчеләрнең исем-кушаматларын, Лилия Мадъярованың татар телендә һәм себер татарлары диалектларында камыр ашлары исемнәрен, Луиза Бакиеваның Б.Сөләйманов поэзиясендәге сурәтләү чараларын, Әлфинур Рәхимованың җирле диалекттагы фитотерминнарны җентекләп эзләп, фәнни тикшереп, берничә төрки телдә чагыштырып, мисаллар китереп, кайберләренең стенд та әзерләп килүләре уңышлы, нәтиҗәле булды. Аларга дипломнар, калганнарына бүләкләр тапшырды Гөлнара Наил кызы. Жюри әгъзалары - билгеле адвокат Фәүзия Марганова һәм аспирантурада белем алучы Гүзәл Фәйзуллина чыгышларга тирән анализ биреп, үз фикерләрен белдерделәр, уңышлар теләделәр, себер татарлары тарихын, тюркологиясен өйрәнүче яшьләр үсүенә шатлануларын җиткерделәр.

Г.ВӘЛИЕВА.

Просмотров: 495 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz