Вакытлыча "кара исемлеккә” "Дарина” Омск фирмасының итле ярымфабрикатлары керде. Аларны әзерләүдә ат ите кушылган. Омск өлкәсе территориясендә себер түләмәсе (язва) эпизоотик чыганак табылды. Зарарлы ит әзер продукциягә эләгеп, накладнойлар буенча Төмән, Түбән Варта, Ханты-Мансийск һәм башка шәһәрләргә озатылган булырга мөмкин. Юл буендагы кафеларда пилмән ашарга һичкем тыя алмый. Әмма кайда һәм кемнәр тарафыннан җитештерелгәнен сорарга кирәк. Әгәр, 13-19 июльдә "Дарина” фирмасында эшләнгән икән, Роспотребнадзорга шалтырату мөһим.
Телефоннар: 20-22-05;
8-904-493-04-74
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.