Юбилей
Шәһәрнең Венера Ивановна Хәйруллина
җитәкләгән «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге 30 нчы апрель
көнне
15 еллык юбилеен
каршы ала.
Этномәдәни юнәлештә белем-тәрбия
бирүне максат итеп алган бу оешма 1995 нче елда туган телләрне өйрәнү һәм
халыкларның мәдәни мирасын саклау өчен өстәмә белем бирү учреждениесе итеп
ачылган иде. Монда балаларга татар, гарәп, казах, ингуш, әрмән һ.б. телләрне
өйрәнергә, вокал, хореография, урал-себер һәм татар-себер бизәкләре, йомшак уенчыклар,
кул эшләре, халык керамикасы, агачтан кисеп ясау, сынлы сәнгать, курчак-драма,
төрки модасы театры студияләрендә, дин буенча якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнү
мөмкинлеге тудырылган. Социаль-педагогик, сәнгати-эстетик, спорт-техник, туган
якны өйрәнү өстәмә белем бирү юнәлешләрен тормышка ашырганда педагоглар балага
шәхси якын килергә, аның аң үсешен тәэмин итәргә, әхлагын формалаштырырга,
җәмгыятькә яраклашырга өйрәтергә тырышалар, һөнәри осталыкларын һәм хезмәт
күнекмәләрен үзләштерергә булышалар, һәм һәрвакыт программаларында этномәдәни
юнәлешне искә алалар, халыкларның мәдәниятенә ихтирам һәм игътибар
тәрбиялиләр.
Үзәкнең үз эшен ел әйләнәсендә,
ялсыз алып баруы да шатландыра. Кайсы вакыт кына килеп керсәң дә, монда
балаларны очратырга мөмкин. Әти-әниләр, өлкәннәр белән тыгыз элемтә
урнаштырылган. Алган белемнәрен-осталыкларын күрсәтеп төрле кичәләр-бәйрәмнәр
үткәрелә, шәһәр, өлкә, Россия, халыкара күләмдәге фестивальләрдә дә уңышлар
яулыйлар "этнос”лылар.
"Этнос” үзәге халкыбызның телен һәм
мәдәни байлыгын өйрәтүне өч яшьтән башлый. Регина Рифкать кызы Халикова һәм
Наисә Камил кызы Гайнельянова шәһәрнең 127, 149, 167 нче балалар бакчаларында,
9, 13, 39, 41, 52, 72, 91 нче мәктәпләрендә 24 төркемдә 360 кешегә белем
бирәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне укыту
"Татарча сөйләшергә өйрәнәбез” программасы нигезендә алып барыла. Дәресләр
атнасына ике мәртәбә уен формасында үтә. Программада төп игътибар милли
бәйрәмнәргә, бәйгеләргә, кичәләргә бирелә. Татарлар белән Ураза, Корбан, Яңа
ел, 23 нче февраль, 8 нче март, нәтиҗә итеп "Менә шулай, менә шулай телебезгә
өйрәнәбез!” бәйрәмнәрен уздыру традициягә әверелгән.
Урта мәктәп укучылары рус телле
мәктәпләр өчен төзелгән "Тел – халык рухы” өстәмә белем бирү программасы белән
факультатив рәвештә атнасына бер-ике тапкыр укыйлар. Алар дәресләрдә өч телдә
(әдәби татар теле, себер-татар теле, урыс теле) сөйләшергә, гореф-гадәтләрне,
традицияләрне, мәдәният һәм тарихыбызны өйрәнәләр.
Ел саен бу төркемнәр "Татар телен иң
яхшы белүче” бәйгесендә катнашалар, белемнәрен сыныйлар. Төрле ярышларда катнашучылар
арасында Азалия һәм Регина Хәмидуллиналар, Таһир һәм Илдар Мостафиннар, Лилия
Җаббарова, Алинә Фатыйхова, Резедә Кирамова, Диана Бикмуллина, Зөлфия Атаева
уңышлары белән аеруча аерылып торалар.
Быел беренче мәртәбә "Этнос” балалар
үзәгендә июнь-июль айларында җәйге лагерь оештырылачак. Анда шәһәр һәм өлкәдән
җыелган татар балалары туган телләрен ныклабрак өйрәнә һәм милли тирәлектә
рәхәтләнеп ял итә алачаклар.
Тормышта коллектив өчен иң мөһиме -
алар укыткан балалар белемле, киң мәгълүматлы, сәләтле, иленә кирәкле яхшы
белгеч һәм туган җирен, халкын таныган, белгән, сөйгән, башка милләт кешеләрен
дә хөрмәтләгән, үз милләтенә хезмәт иткән шәхес булып үссеннәр иде.
Көндәлек мәшәкатьләрдән туган
җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә яңа сулыш, белем, изге
теләкләр өләшү җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, йолаларыбызга
игътибар уятып, укучыларда кешелеклелек, әдәплелек, кечелеклелек сыйфатлары
тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатларына тугры хезмәт
итеп, үзәкнең данын күтәреп, рухын баетып, татулыкны, иминлекне яклап, гел алга
омтылырга язсын үзләренә.
Г.ВӘЛИЕВА.
Хөрмәтле милләттәшләр!
Барлык әти-әниләрне һәм балаларны 30 нчы апрель көнне
11.00 сәгатькә "Торфяник” мәдәният сараена (Малышева урамы, 26 нчы йорт) «Этнос»
иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенең 15 еллык юбилеена чакырабыз,
үзәктә тәрбияләнүчеләр катнашында әзерләнгән искиткеч шәп программа көтә сезне
анда.
Рәхим итегез!
|