"...Әнкәйләргә безнең йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык...”
Р. МИҢНУЛЛИН.
Россия Федерациясе Президенты Д.Медведев карары буенча, Җиңүнең 65
еллыгы якынлашу уңаеннан, сугыш елларында фронт, туган илебез өчен көнне төнгә ялгап, ач-ялангач килеш диярлек
эшләгән балалар, яшүсмерләргә медальләр, бүләкләр бирелә башлады. Бу көннәрдә
Төмән шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, 85 яшьлек Сайлә Әбделман кызы Тляковага
да медаль тапшырылды. Хөрмәтле ана янына 5 баласы гаиләләре белән җыелып,
шатлыгын уртаклаштылар. Зур югалтулар, авыр хезмәт, әче күз яшьләре аша килгән әлеге
бүләк Сайлә апаны ерак 1941-1945 нче елларга әйләнеп кайтарды... Сугыш дигән афәт, яңа гына мәктәпне
тәмамлаган кызның киләчәккә корылган якты өметләрен чәлпәрәмә китерә - укып
һөнәр алу турында сүз дә булмый. Ул туган авылы Ялутор районы, Рауды авылыннан
7 чакрымда урнашкан Заводопетровск авылындагы "Коммунар” пыяла заводына эшкә
керә. Ул елларда халык кичергән бөтен михнәтләрне Сайлә апага да үз җилкәсендә
татырга туры килә. Туган иленә булган мәхәббәтен ул тугры хезмәте белән
исбатлый. Бөек Җиңүне эш урынында каршылый: ”Урамда актарылып яңгыр ява иде.
Әлеге зарыгып көткән хәбәрне якыннарыбызга ишеттерер өчен, манма су-пычракка
баткан күлмәкләребезнең итәкләрен күтәрә-күтәрә, шатлыктан елый-көлә авылга
таба йөгердек”, - дип искә алды ул көннәрне Сайлә апа. Озакламый сугыштан исән
калган солдатлар кайта башлыйлар. Алар арасында Шамир Әмир улы да була. Хром
итекле, авылның иң оста биюче егетнең күзе башта ук күрше кызына төшә. Әти-әни
рөхсәте белән гаилә корып, алар, үзләре кебек акыллы, тәүфыйклы, хезмәт сөючән,
белемгә омтылучан 5 бала тәрбиялиләр. Ә инде, балаларны аякка бастырдык дигәндә
генә, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, Шамир Әмир улы вафат була. Пар канатын
югалткан әниләрен балалары үз яннарына – шәһәргә алып китәләр. Бүгенге тормышы
белән Сайлә апа бик канәгать. Яшь чактан көнен гел эштә үткәргән апа хезмәт
ветераны булып лаеклы ялга чыга. "Тиздән җитәчәк 8 Март бәйрәме уңаеннан
хатын-кызларыбызга нинди теләкләрегез бар?”, - дип сорагач, ул: ”Дөньялар
тыныч булсын, һәркемнең эш урыны булып, тугры хезмәт итсеннәр, Аллаһы Тәгалә
һәрберсенә миңа биргән кебек сәламәтлек, гомер һәм ышанычлы, аек акыллы тормыш
иптәше бирсен иде”, - диде.
Р.КАНГАЗИНА.
|