Февраль ахырыннан март башына кадәр Төмән өлкәсендә
татар мәдәнияте көннәре гөрләде. Һәркем өлкәбез йолдызлары белән таныша алды.
Һәр район үз талантларын күрсәтергә ашыкты. Индрәй авылы мәдәният йортына "Таң
йолдызы” балалар иҗаты, үзешчән сәнгать осталары, "Түгәрәк уен” фольклор
фестивальләренең сайлап алу турына Түбән Тәүде һәм Төмән районнары авыллары
коллективлары җыелдылар.
Аларны котларга өлкә татар милли-мәдәни автономиясе
башкарма директоры Т.Мирасов, милләтләр эшләре комитеты белгече Р.Галимов,
Төмән районы автономиясе җитәкчесе Х.Биктимиров белән бергә шахмат буенча дөнья
чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты А.Карпов, өлкә Думасы депутатлары
Ф.Сәйфетдинов, А.Крупин килгәннәр иде. Элегрәк елларда төссез киемнәргә,
үзешчәннәрнең сәхнәдә үзләрен күрсәтә белмәүләренә, сәнгати түбән дәрәҗәдәге
чыгышларга борчылып утыра идек. Бүген ансамбльләр күз явын алырдай ачык төсле,
милли бизәкле костюмнарда чыгалар сәхнәгә.
Фольклор бәйгесе матур йолаларыбызны эченә алган
композицияләр әзерләүгә сәбәпче булды. Бу көнне дә Түбән Тәүде районының, яшь
булуына карамастан, танылырга өлгергән "Саз” ансамбле "Торлау” ("Җәйләү”)
фольклор күренешен тәкъдим итте.
Күренеш өчен шактый бай декорация әзерләнгән. Аны бер
тында карады тамашачы. Акъярлыларның "Елга буенда” кичке уеннары, Каскара
мәктәбе укучыларының "Алтын туй”күренеше уңышлы әзерләнгән иде. Ямбайның "Милли
моңнар” ансамбле күркәм тамаша алып килгән иде.
Минем күңелгә иң ошаганы – Шыкча урта мәктәбе
укучыларының туган телебез турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүләре. Менә
кайда туган телгә мәхәббәт уятыла! Рәхмәт апаларына!
Хөрмәтле жюри әгъзалары югары бәя биргән Ш.Голмәтованың
"Үзбәк биюе”, "Кызлар” бию төркеме чыгышы, Н.Серебрянскаяның "Пар алма”биюе,
"Ихлас” вокал төркеме (Киндерле), "Торлау”, "Милли моңнар”, Г.Әмирова башкарган
"Җаным” җыры гала-концертка да ямь өстәделәр.
Хуҗалар - индрәйлеләрнең Х.Корманова әзерләгән
"Йолдызлар” вокал ансамбле кызлары да мәдәният көннәренең ябылу тантанасында
катнашу хокукына ия булдылар.
Ә фольклор буенча иң сәләтлеләр 24 нче март көнне
"Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда үтәчәк тамашада чыгыш ясаячаклар.
Г.Вәлиева.
|