Ул 1990 елда "Чабатаны түргә элмик” дигән беренче мәкаләсенең бастырылып чыгуын яхшы хәтерли. Рәхимҗан Уразмөхәммәт улы Төмәннең 7 нче һөнәр училищесын, читтән торып Ялутор совхоз техникумын тәмамлаган. Электромонтёр, техник электр механик һөнәрләренә ия. Эске авылында 22 ел киномеханик, 9 ел электрчы булып эшли. Пенсиягә чыккач, клуб мөдире, методисты булып хезмәт итә һәм бу вазифаларны хәзергәчә башкара. Авылның җәмәгать эшендә актив катнаша, моңлы тавышы белән җырлап концертларда чыгышлар ясый. Намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләгенә лаек. РФ кинематография буенча комитеты "Россиянең мактаулы кинематографы” билгесе таныклыгын тапшыра. Кинематографиянең 100 еллык юбилее уңаеннан Төмән өлкәсе хакимияте башлыгы Л.Ю.Рокецкийның Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Чита өлкәсендә Кытай чик буенда төзү батальонында хезмәт иткәндә командиры Рәхмәт хаты белән тәбрикләгән. Ул бу хатны кадерләп саклый. 2007 елда Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы З.З. Әхтәриев Мактау грамотасын тапшыра. Ул ике ул, ике кыз атасы, хәзерге көндә оныкларын тәрбияләшә. Без хәбәрчебезне 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбриклибез. Сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә милләттәшләребезне бай эчтәлекле мәкаләләре белән куандырыр дип ышанабыз.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.