Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Май » 1 » ЕГЕТЛӘР КӨРӘШТӘ СЫНАЛА
00:44
ЕГЕТЛӘР КӨРӘШТӘ СЫНАЛА

 Көрәш өлкә татарлары Конгрессы җитәкчелегендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән өлкәсе спорт һәм яшьләр политикасы департаменты, "Прибой” спорт мәктәбе, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылды. Ул Төмән шәһәренең "Строймаш” спорт комплексында урнашкан олимпия резервындагы "Прибой” махсуслаштырылган балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә үткәрелде. Турнирның максаты – киләчәктә "көрәш”  билбавына  милли спорт көрәшенең үсүен пропагандалау, яшьләр арасында патриотизмны тәрбияләү, спортның дәрәҗәсен үстерү һәм шушы спорт төрендә көчле көрәшчеләрне ачыклау. Бәйгедә 1996-1997 елларда туган төрле милләттәге 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80, 90 килограммдагы авырлык категориясендәге үсмерләр бил алыштылар. Географиясе киң иде – Төмәннән, Тубылдан, Төмән районы Каскарадан, Шыкчадан, Индрәйдән  егетләр катнаштылар. Баш судья грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, күренекле тренер Әбделхак Миннебаев булды. Судьялар коллегиясен Т.Азимов, Р.Хәмидуллин, Ә.Миннебаев, И.Волобуев, Д.Пятки тәшкил иттеләр.

Турнир олы залда көрәшүдән башланды. Тоташ   ике сәгатьтән артык  көрәшкәннән соң, бәйгенең тантаналы бүлеге булды. Мәйданга көрәшчеләр чыгып баскач, тантананы алып баручы татар мәдәният үзәге хезмәткәре К.Фәхретдинова тамашачыларны хөрмәтле кунаклар белән таныштырды.

(Дәвамы 8 нче биттә).

Алар –  милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары В. Чернов, оештыручылар -  өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Насыйров, мәдәният департаменты җитәкчесе В. Ташкалова, Гимнастика буенча спорт мастеры Г.Нечаев, дөнья чемпионы Н. Баченин, ДУМ АЧРның Төмән өлкәсе мөфтие Ф.Гарифуллин, "Застава Вахш” чик буе гаскәрләре ветераннар оешмасы рәисе Н.Ибраһимов, Чечен конфликты инвалидлары оешмасы вәкилләре, Россия Героеның әнисе Г. Абдуллина, Тубыл шәһәреннән игезәк уллары Хәсән һәм Хөсәен белән килгән Герой-ана З.Арангулова һәм башкалар. Ринат Хамзи улы ихлас күңелдән якташларыбызны котлады, спортчы егетләргә уңышлар теләде. Гөльфрүз ханымның чыгышын тыныч кына тыңлап булмады, анда күпме сагыш салынган.

-Төмән өлкәсе татарлары Конгрессына, улымның истәлегенә хөрмәт йөзеннән шушы көрәшкә килгән барлык якташларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Һичкайчан  бер гаиләгә дә кагылмасын сугыш афәте, дөньялар тыныч торсын, - дип сөйләде ул.

"Себер йолдызы - 2013”, "Себер егете – 2013” бәйгесе финалына чыгучы кызлар-егетләр бию бүләк иттеләр. Спортчыларның күрсәтү чыгышларын да халык бик яратты. Тантанадан соң яңадан көрәш барды. Ниһаят, иң дулкынландырган вакыт та килеп җитте. Призлы урыннарга лаек булучыларның исемнәрен игълан иттеләр. 50 килограмм авырлык категориясендә Камран Мурадов ("Прибой”), 55 кг – Илнур Исханов ( Индрәй), 60 кг – Владимир Науменко  ("Прибой”), 65 кг – Альфред Гуджоян ("Прибой”), 70 кг – Анатолий Шпилев (Каскара), 75 кг – Александр Кузнецов (Каскара), 80 кг – Антон Зыкин (Каскара), 90 кг – Дмитрий Дегтярев ("Прибой”) "алтын” яуладылар. Призлы урыннар алучы көрәшчеләргә дипломнар, медальләр, кубоклар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 527 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 3
    Гостей: 3
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz