"Алтын көз-2011” Бөтенроссия күргәзмәсенә регионнан 19 кешедән торган делегация барды. Анда Россия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры В.Зубков тантаналы рәвештә дәүләт бүләкләре тапшырган производство алдынгылары керде. Күргәзмәдә 2020 елгача илебез агропромышленность хуҗалыгы үсүе программасының формалашуы темасына сүз барды. Авыл хезмәтчәннәрен урып-җыюның тәмамлануы һәм һөнәри бәйрәмнәре белән Президент Д.Медведев һәм хөкүмәт рәисе В.Путин котладылар. Төмән өлкәсендә быелгы урып-җыюда гомуми уңышка иң күп өлешне Ишим, Упорово, Заводоуковск районнары кертте. Һәрберсе 200 мең тоннадан артык икмәк җыйды. Уртача регионда бер гектардан 25 центнер бодай алынды. Заводоуковск районында бу сан гектарыннан 38 центнерны тәшкил итте. Былтыргы белән чагыштырганда, 680 мең тоннага артык урылды. Ике миллион тонна икмәк җитештергән Төмән игенчеләрен чын күңелдән котлап губернатор В.Якушев телеграмма җибәрде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.