Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Январь » 14 » “ДУСЛЫК ТАКЫЯСЫ” ФЕСТИВАЛЕ
11:07
“ДУСЛЫК ТАКЫЯСЫ” ФЕСТИВАЛЕ

Тубыл шәһәрендә  "Дуслык такыясы”  балалар фестивале үтте. Анда   барлыгы 260 бала катнашты. Чараны оештыручы Әлфия Әхтәм кызы Петухова: ”Мондый бәйрәмнәр милли-мәдәни традицияләрне үстерә, балаларда толерантлык хисләрен тәрбияли. Фестивальнең даны үсә - шунысы сөендерә. Катнашырга теләүчеләрнең саны да арта”, - диде. Ике көн дәвамында барган фестивальдә вокал буенча беренче  урын 14 нче мәктәп укучысы Татьяна Плотниковага бирелде (җитәкчесе Ирина Рудковская), сәнгатьле уку номинациясендә беренче урынга Чулпан Сәйфуллина, Илнар Колмәмәтов лаек булдылар (Гүзәл Колмәмәтова),  музыка коралларында оста  милли көйләр башкаручы Радмир Хучашев булды (Анатолий Березин, Наилә Шакирова ). Тамашачылар шәһәр мәктәпләрендә бию сәнгатенә күбрәк игътибар бирелүен  күзәттеләр. Көчле хореографлар  Мөнәвәрә Андрущик, Светлана Исаева, Равилә Мухаряпова, Наталия Балицкая   җитәкчелегендә ансамбльләр  призлы урыннарга лаек булдылар. Фестиваль оешкан рәвештә саллы үтте. Бәйрәмдә катнашучы һәр бала диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Әлеге бәйге  Тубыл шәһәрендә өченче мәртәбә үткәрелде. Оештыручылар, катнашучылар «Дуслык такыясы» ның озын гомерле булуына  ышаныч  белдерәләр.

Р.УМИТБАЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 650 | Добавил: Gladiolus | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz