Аннары чәй өстәле артында һәркем үз сүзен әйтте, яңа шигырьләрен укыды, газета журналистларына киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Люция апа Хәбибуллинаның, инде үсәргә, очерклар яза башларга кирәк, дигән сүзләрен бик шатланып кабул итәсе килә дә, тик газетаның күләме аз шул. Киңәеп китеп, үз фикерләребезне, тойгыларыбызны белдерә башласак, һәркайсыбызга бер бит бирергә туры килә! Мәгълүмат җиткерә торган иҗтимагый басма буларак, атнасына бер генә мәртәбә нәшер ителгәч тә, андый мөмкинлегебез бик аз. Әле соңгы вакыт биргән "Борылыш” хикәясен (№35-37) яратып, көтеп алып укыганнар якташларыбыз. Тагын шундый әсәрләр бастыруыбызны сорыйлар. Тырышырбыз, дуслар.
- "Яңарыш” чыга башлаган елларда капкадан бер зур кеше килеп керде беркөнне. "Мин "Яңарыш”ның редакторы Азат Сәгыйтов”, - дип таныштырды үзе белән. Аның шул кыяфәте күз алдымда, языгыз, язып торыгыз, дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый сыман. "Ярый, элекке мәгърифәтчеләребезне эләктереп калдык”, дип сөенә иде үзе. Хәзер аның "кызлары” (хезмәткәрләрен гел "кызларым” дип кенә тора иде) абыйлары эшен уңышлы дәвам итәләр, рәхмәт үзләренә, - дип сөйләп китте Нәркәс апа Нәбиуллина.
Зыятдин Низамов "Этнос” балалар үзәге директоры Венера Хәйруллинага, Н.Нәбиуллинага ветераннар белән актив эш алып барган өчен өлкә ветераннар советы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Хатыйп абый Хәбибуллин, һәрвакыттагыча, татар халкының йоклавына, пошмаслыгына хәйран калуын белдерде. Үз хокуклары, туган телнең үсеше өчен тырышмавына борчылды. Венера Ивановна, шәһәр күләмендә туган телне саклау өчен бар көчебез белән тырышабыз, берничә балалар бакчасында, мәктәпләрдә укытабыз, диде. Тик һәр җитәкче дә алар уңаена гына тормый икән шул. Быел яңа укытыла башлаган "Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәне 6 модульгә бүленгән. Ата-ана аның берсен сайларга тиеш. Шәһәр мәктәпләрендә "Ислам мәдәнияте нигезләре”н дә өйрәнергә теләүчеләр дә бар икән. Ул мәктәпләрдә тиешле белгечләр җитешми. Алар "Этнос”ка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Бу турыда да сөйләшүләр алып баралар икән үзәктә. "Шәһәр күләмендә татар мәктәбе ачарга да күпме тырыштык, без моңа әзер. Аннары туган телне белмәгән балалар диннән дә читләшәләр. Шундый бер гаиләне беләм мин. Бер дигән татарлар гаиләсендә белемле балалар үсте. Тик туган телнең матурлыгын бирә алмаганнар алар алмаш буынга. Һәм балалар мәчеткә түгел, чиркәүгә йөри башладылар. "Без телне белмибез, анда барысы да ят безгә, монда күңелебезгә күбрәк ошый”, - диделәр алар. Әле катнаш гаиләләр саны да елдан-ел арта. Телне сакларга кирәк”, - диде В.Хәйруллина.
Хәнисә Алишина "Яңарыш”ны туган көне белән котлап, аның киң колач белән эшләвен билгеләп үтте. Татарстан бүләге – "Атна вакыйгалары” ярдәмендә Төмән яңалыкларын чит төбәкләрдә дә күрәләр, диде. - Мәскәүдәге "Татарский мир” газетасы редакторы Р.Мөхәммәдиев та гел кызыксынып сорашып тора. Газетаны укый, мактый.
Тагын да танылган галимәбез мәчетләрнең дини генә түгел, элекке шикелле дини-мәгърифәт үзәге булуларын теләде. Бу уңайдан, саз якларында яшүсмерләр арасында асылыну очраклары артуын, бозым шикелле ямьсез шөгыльләр киң таралуын әйтеп киттеләр. Болар барысы да дини белемсезлектән килгәненә басым ясадылар. Дин белгечләренең саз якларына, белемле имамнар булмаган төбәкләргә ешрак баруларын теләделәр.
Тиздән изге хаҗ сәфәренә юлга чыгачак Гөлфизәр Абдрахманованың, Гөлнур Хәйруллинаның матур шигырьләрен тыңладык, Сәгыйт Сәгыйтов күптән кәгазь битендә урын алган шигырьләренең әле актуаль темаларга багышланганнарын укып китте.
Дусларча, аралашып, киләчәккә планнар корып, киңәш-табыш итеп матур гына үтеп китте "Әдәби Төмән” утырышы.
Г.ВӘЛИЕВА.