Бу көннәрдә Төмән районы, "Тюменьгосплем” оешмасына Голландиядән элиталы голштин нәселендәге 10 данә үгез кайтты. Соңгы елларда өлкәдә савым сыерларның продуктивлыгы елына бер сыердан 4 меңнән 5,6 мең килограммгача артты. Ә токымлы сыерның генетик потенциалы 10 меңнән 18 мең килограммгача (сөтнең майлылыгы 4 проценттан да артык). "Тюменьгосплем” бөтенроссия региональ агропромышленность күргәзмәләрендә катнашып 11 алтын медальгә лаек булды. Бу арада II халыкара агропромышленность күргәзмәсеннән тагын берне алып кайтты.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.