Төмән өлкә губернаторы В.Якушев һәм ТНК-ВР компаниясе башкарма директоры Г.Хан Уват районы нефть промыселларына бардылар. Усть-Тегусск чыганагында хезмәттәшлек итү килешүенең ел саен эшләнә торган өченче беркетмәсенә кул куйдылар. Алар 2011 елда эксплуатациягә тапшырылган бер уңайдан нефтьле газ белән эшләүче газ турбина электр станциясен карадылар. Уват проектының Усть-Тегуск чыганагының вахталы торак комплексында булдылар. Проект кысасында 90 мегаватт куәтле өч энергия комплекслары төзелә башлады. 2011 елдан 22 мегаватт куәтле ГТЭС эшли. Төмән өлкә көньягында 10 ел эчендә 25 тонна нефть алынды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.