“Балалар бакчасы – сабыйларга” проекты кысасында “Бердәм Россия”партиясенең региональ бүлеге конкурс-смотр үткәрде. Бу көннәрдә Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаментында нәтиҗә ясалды. “Иң яхшы шәһәр балалар бакчасы” номинациясе буенча беренче урын Төмәннең 50 нче балалар бакчасына бирелде. “Иң яхшы авыл балалар бакчасы” номинациясендә Казанский районының “Солнышко” балалар бакчасы җиңде. “Компенсацияләү төрендәге иң яхшы балалар бакчасы” номинациясе буенча Төмәннең 28 санлы балалар бакчасы беренчелекне яулады. “Ведомствога кергән иң яхшы балалар бакчасы” дип Төмәннең “Нефтемаш” заводының 156 санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесе танылды. “Иң яхшы шәхси балалар бакчасы” номинациясендә Ялуторның 10 санлы сабыйлар бакчасы лидер булды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.