Өлкә губернаторы В.Якушев региональ хөкүмәт президиумы утырышын үткәрде. Анда Россия Президентының ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларны яклауга кагылган былтыргы боерыгы турында сүз барды. Төмән өлкәсендә 6 634 ятим бала яши. 90 % артыгы гаиләләргә тәрбиягә бирелгән. Соңгы 5 елда ата-ана хокукыннан азат итү 4 тапкырга кыскарды; 2008 елда - 366, 2012 елда – 88. Баланы гаиләгә тапшырганда федераль казнадан бер тапкыр 15 меңнән -19 мең сумгача, ай саен баланы караган өчен 6900-7500 сум пособиеләр бирелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.