9 май көнне иртә белән Төмәндә Төмән гарнизоны хәрбиләре парады һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясе үткәрелде. Парад белән Төмән хәрби инженерлар гаскәре институты начальнигы, Кызыл йолдыз ордены кавалеры генерал-майор М.Логинов командалык итте. Парадны өлкә губернаторы В.Якушев кабул итте. Тантаналы колонналарның атлауларын Бөек Ватан сугышы ветераннары ачтылар. Алардан соң шәһәр үзәге буенча марш белән Төмән хәрби инженерлар гаскәре институты, МВД өлкә идарә, РФ чарадан тыш хәлләр министрлыгы (МЧС), суд приставлары Федераль хезмәте парад расчетлары һәм башка регионның хокук саклау структуралары атладылар. Демонстрациядә Төмәндә нинди оешмалар бар, барысы да катнаштылар дияргә була. Елдан-ел халыкның патриотик рухы, үзаңы үсә. Җиңүчеләр өчен горурлык, һәлак булучылар өчен кайгыру, ветераннарга тыныч тормыш өчен чиксез рәхмәт әйтү, шатлану хисләрен кичермәгән кеше булды микән? Еллар үткән саен сугышның мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсың, геройларның батырлыгы мәңгегә онытылмаячак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.