Төмән өлкәсенең җыелма эзләнү отряды спорт һәм яшьләр политикасы буенча өлкә департаменты; балалар һәм яшьләрнең өстәмә мәгарифе өлкә Үзәге оештырган язгы хәтер вахтасыннан кайтты. Егетләр Новгород өлкәсенең Старорусск, Тверь өлкәсенең Западнодвинск районнарында эшләделәр. Нәтиҗәдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган 166 солдатның гәүдәсе күтәрелде һәм җирләүгә әзерләнде. Исемнәре сакланган 12 медальон, өч котелок, компас табылды. "Н.И.Орлов исемендәге эзләнү экспедициясе” штабы начальнигы Төмән эзтабарларына "Россиянең десантчылары союзы” регионара җәмәгать оешмасының, "Патриотик тәрбия өчен” күкрәккә тагыла торган билгеләрен тапшырды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.