Март аенда Төмән өлкәсенең җиде муниципаль районында цифрлы телевидение хәбәр тапшыра башлады. Алар – Омутинск, Армизон, Бердюжье, Ишим, Викулово, Олы Сорокино, Аромаш районнары. Махсуслаштырылган җиһаз белән җиһазланган телевизор ияләре 8 түләүсез каналны кабул итә алалар. 2013 ел дәвамында Төмән өлкәсенең 200 торак пунктын цифрлы телетапшыру белән тәэмин итү көтелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.