Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Январь » 17 » ЧЫРШЫ ТИРӘСЕНДӘ ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН
23:23
ЧЫРШЫ ТИРӘСЕНДӘ ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН

Үзәккә регионның Төмән, Ялутор, Яркәү, Түбән Тәүде районнарыннан 105 күп балалы, тулы булмаган аз керемле татар гаиләләреннән, патронат, опекунлыкка  алынган сабыйлар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр җыелдылар. Алар укытучылары, тәрбиячеләре, әниләре белән килделәр. Иртә белән үзәкнең олы залында сабыйлар өчен татар халык ашларыннан чәй өстәле әзерләнде. Бәйрәмдә  попечительләр советы рәисе Әхтәм Каюмов, совет әгъзалары –"Төзүче” милләтләр мәдәният йорты каршында эшләп килүче өлкә татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәкимов, Конгрессның мәдәният департаменты рәисе Вәлимә Ташкалова булдылар.

Бәйрәм саф татар телендә уздырылды. Аны үзәк хезмәткәрләре - Зөлфинә Минибаева (Әкиятче кыз), Рузилә Ботвина (Хоттабыч бабай) алып бардылар. Матур итеп бизәлгән залда биек мәһабәт чыршы утыра. Балаларның йөзләре шат, һәрберсе затлы карнавал костюмнарында: монда ташбака да, мушкетёр да, кар кызлары да, аю, төлке, куяннар да бар. Әкиятче кыз белән Хоттабыч бабай сабыйларга уеннар уйнаттылар. Балалар Кар кызының  килүен  көттеләр, менә берзаман, мин Кар кызы, дип Убырлы карчык (Клара Кучковская) килеп чыкты, аңа һичкем ышанмады, әлбәттә. Ике аяклы "избушкасы” да артыннан ияргән. Убырлы карчык өйгә: "Миңа кара,” -  ди, балалар әйтәләр: "Безгә борылып кара”. Йорт үпкәләп: "Мин, иң яхшысы, Кузя белән уйныйм”, – дип кайтып китте. Шүрәлене (Лариса Насыйбуллина), Камыр батырны да (Илшат Габдуллин) сабыйлар бик яраттылар. Кыш бабай (Заһит Акбүләков) белән Кар кызы (Альбина Сәгататдинова) килделәр, капчыкта бүләкләр китергәннәр.

Безнең балаларыбыз ифрат талантлы, тапкырлар, шаяннар. Туган телләрендә Яңа ел турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар. Сәхнәдә үзәккә йөрүче балалар, Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге Шыкчаның  "Шытыр-шатыр” фольклор, Ислам Сафин җитәкчелегендәге Талымханның "Барбарис” корал, Гөлнур Хәкимова җитәкчелегендәге "Күңелле Янтык” бию ансамбльләре концерт чыгышлары ясадылар,  Гаяз Габдуллин курайда башкорт көен дә  уйнады. Кайтыр алдыннан һәрбер балага Яңа ел бүләге тапшырылды. Шушындый күркәм бәйрәм сабыйлар күңелендә озак сакланыр.

Без балалар йортлары белән унҗиде ел тыгыз элемтәдә торып, ятим балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган попечительләр советы әгъзасы  Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкаловадан "Бездә ятим бала юк” акциясе турында сорадык.

- Конгресс каршында попечительләр советының оешып эшләвенә бер ярым ел булды. Совет рәисе итеп Әхтәм Каюмов билгеләнде. Советка Фәрит Хәкимов, Төмәннең Кырынкүл  мәктәбе директоры Алевтина Манкаева, Хәрби университет филиалы доценты Диана Мөхәммәдиева һәм мин керәм. Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовны да чакырабыз. "Бездә ятим бала юк” акциясе игълан ителгәннән соң, Фәрит Хәкимов ярдәме белән концертларда җыелган садакалардан исәп-хисап счетына ярты миллион акча күчерелде. Татар эшкуарлары ассоциациясе оешты, инде алар да булышачаклар.  Бу акча попечительләр советы хәл иткәннән соң гына файдалы эшкә тотыла. Совет карары белән "Витязь” санаторий-сәламәтләндерү үзәгенә Борки балалар йортында тәрбияләнүче Ләйсән Сәфәровага  путевка бирелде.

Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Яркәү районнарының патронат,  яшәү шартлары авыр булган, тулы булмаган гаиләләрнең картотекасын төзибез. Шушы гаиләләрнең балалары түләүле спорт секцияләренә йөрсәләр, бәясен түләргә, спорт, концертлар өчен милли костюмнар сатып алырга ярдәм итә алабыз, әмма күчерү хисабы белән. Дәвалануга булыша алмыйбыз, ул дәүләт карамагында. Мондый бәйрәмне инде 1 июнь – балаларны саклау көненә Вагай, Тубыл районнары, Тубыл шәһәре сабыйлары өчен Вагай авылы мәдәният йортында үткәрергә уйлыйбыз. «Бездә ятим бала юк» акциясе счетын тутыруда өлеш кертүчеләргә, шушындый күркәм бәйрәм үткәрүләре өчен Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгенә,  бәйрәмдә булышкан Конгресс хезмәткәре Зилә Юсуповага совет зур рәхмәтен белдерә», - дип сөйләде Вәлимә Сәгыйть кызы.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 512 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz