Төмән өлкәсендә Укытучы елында мәгариф һәм фән департаменты оештырган иң яхшы мәктәп ашханәсе смотр-бәйгегә нәтиҗә ясалды. Катнашу өчен 76 ашханә гариза бирде. "Иң яхшы шәһәр мәктәбе ашханәсе” номинациясе буенча Тубылның 15 нче, Ишимның 29 нчы, Заводоуковскның 1 нче мәктәпләре җиңүче булдылар. "Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе”номинациясе буенча Омутинканың 1 нче, Яркәү районы, Староалександровка, Ишим районы, Гагарина мәктәпләре беренче урынны алдылар. Җиңүчеләр дипломнарга һәм акчалата премиягә лаек булдылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.