Татар мәдәният көннәре барышында "Чишмә” вокаль ансамбле өлкә авылларына концертлар белән сәяхәткә чыкты. Быел алар Яркәү, Аромаш, Тубыл районнарына барып кайттылар. Ә соңгы тукталышлары Ялутор районының Сәел авылында булды. Җылы, күптән түгел яңартылган клубта ансамбльнең җитәкчесе һәм солисты Җ.Рәхимова халык яраткан "Чишмә” җыры белән концерт программасын ачты. Соңыннан җырчы Н.Хәкимова дәртле чыгышы белән халыкның кәефен күтәрде һәм себер татар телендә җыр башкарып күңелләрен юатты. Халык тулы клуб залында җирле татар шагыйрьләре Г.Абдрахманова, С.Сәгыйтов шигырьләренә көй салынган җырлар да яңгырады. Шулай ук Җ. Рәхимова киләчәк бәйрәмгә багышлап "Елатмагыз әниләрегезне” җырын хатын-кызларга бүләк итте. Баянда Т. Мирасов уйнады.
Артистларның чыгышлары килгән кешеләрнең күңелендә якты, җылы хисләр булып озакка калыр. Безнең татар халкына яз алдан татар мәдәният көннәре белән килә, дип әйтергә була.
Э.МИРГАЗИЗОВА.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.