Конкурсныћ тљп максаты —
татар миллђтенећ гореф-гадђтлђрен, милли традициялђрен њстерњ, татар телен
саклап калу џђм мђћгелђштерњ. Татар яшьлђрен ђхлаклы, миллђт язмышына битараф
булмаслык итеп тђрбиялђњ шулай ук ић зур бурычларныћ берсе булып кала бирђ.
Гадәттәгечә, катнашучылар үзләре белән
таныштырдылар, дефиле буенча осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Интеллектуаль турда гаиләдә, мәктәптә һәм ун көн буе лагерьда мәдәният, тел,
әдәбият, дин буенча үзләштергән белемнәре ачыкланды. Шулай итеп җиңүчеләр
билгеләнде:
"Тыйнак кыз” - Яна Сөлхәрнәева (Тубыл, 20 яшь),
"Оптимист кыз” - Эльвира Семенец (Ялутор районы, Яңа Атьял
авылы, 16 яшь),
"Назлы кыз” - Гүзәл Калиева (Төмән шәһәре, 16 яшь),
"Кљлђч кыз” - Алия Кәримова (Төмән районы, Индрәй авылы, 19 яшь),
"Мисс фото” - Әлфинә Исхакова (Төмән шәһәре, 24 яшь),
"Мисс Он-лайн”, "Нђфис кыз” - Диләрә Янишева (Тубыл шәһәре, 21 яшь),
"Бай рухлы егет” - Ренат Әминов (Төмән шәһәре, 20 яшь),
"Батыр егет” - Рөстәм Моталапов (Төмән шәһәре, 22 яшь),
"Оптимист егет”, "Мистер Он-лайн” - Айдар Кангазин (Төмән шәһәре, 18 яшь),
"Иҗади егет” - Рамил Мөхәммәтшин (Тубыл, 18 яшь),
"Сөйкемле егет” - Динар Ташбулатов (Төмән, 23 яшь),
"Тапкыр егет”, "Тамашачы мђхђббђтен яулаучы
егет” - Алмаз
Хәлидуллин (Ялутор,
18 яшь),
3 урын, "Татар радиосы” гүзәле
- Лилия Мамбиткулова (Төмән, 21 яшь),
3 урын, "Орифлейм” оешмасы махсус призы - Илсөяр Речапова (Төмән районы, Индрәй
авылы, 18 яшь),
3 урын, "Татар радиосы” егете - Ринат Фаизов (Яркәү, 22 яшь),
3 урын - Тимур Юртлыбаев (Ялутор районы, Аслана авылы, 21 яшь),
2 урын, "Тамашачы мђхђббђтен яулаучы кыз” - Инзилә Ногманова (Түбән Тәүде районы,
Киндерле авылы, 16 яшь),
2 урын - Дамир Абдразаков (ХМАО, Покачи шәһәре, 21 яшь).
Һәм инде быелгы бәйгенең җиңүчеләре - Азалия Габдрәхимова (Төмән районы, Муллаш
авылы, 23 яшь) һәм Илшат
Аппасов (Вагай
районы, Комсомольский поселогы, 22 яшь). Азалия әле "Татар радиосы” үткәргән СМС бәйгедә дә иң
күп тавыш җыйган һәм "Татар радиосы” гүзәле” исеменә лаек булды. Аларга
автомобиль алу өчен 200 мең сумга сертификат бүләк иттеләр. Татар Конгрессы
президенты Н.Г.Саттаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Р.Х.Насыйров һәркайсын
җылы котладылар.
Бәйге турында фикерләрне тамашачыдан сорадык.
Резеда, 45 яшь: «Џђркљнне тљрледђн-тљрле бђйгелђр оештырып
кына торалар. Шућа књрђ, «Татар егете», «Себер йолдызы» дигђн бђйгелђр кирђкме
соћ, диючелђр дђ табылыр. Ничек инде кирђк булмасын?! Мин моны ђлеге бђйгенећ
џђр этабын књзђтеп барган кеше буларак ђйтђм. Бђйгедђ ќићђр љчен мђктђп
балалары тырышып-тырышып татарча, ђдђби телдђ сљйлђшергђ љйрђнђлђр, милли
ќђњџђрлђр белђн танышалар. Моћа кадђр йокымсырау хђлендђ булган балаларда чын
мђгънђсендђ миллђт белђн кызыксыну уяна. Кайсылары њзлђрен тарих буенча
чарлаганнар».
Саҗидә, 55 яшь: «Беренче урыннар лаеклы бирелде, алар беренче
күрүгә күңелемә кереп калдылар. Кызның туган телдә әйбәт сөйләшүе, тавышы
сокландырды”.
Илмас, 25 яшь: «Быел юбилей елы булгач, гаҗәпләнерлек тамаша
көткән идем - өметләр акланмады. Залда утыручы яшьләргә үрнәк булырлык
егет-кызлар да аз. Бәлки бәйгедә катнашучылар белән ныклабрак әзерләнергәдер.
Танылган җирле язучыбызны, татар шагыйрь-язучыларын да белмәүләре аяныч хәл.
Димәк, әзерлек эше җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмаган”.
Мөнирә, 32 яшь: "Мин бу конкурска ел саен киләм. Татар
егет-кызларын күреп шатланам. Тик бертөрлелек туйдырды. Чараның максатын
ачыклый торган өлештә бирелгән сораулар да дөрес төзелмәгән, я тигез дәрәҗәдә
түгел. Быел туган телне белүчеләр җыелган, бер-икесе генә начар сөйләшә. Ә
иҗади яктан башка елгылардан йомшаграк булдылар”.
Венера, 43 яшь: «Балам үсеп җитә, аның да катнашасы килә.
Бергә килдек. Игътибар белән карап утырдык, һәрберсе турында радиодан ишеткән
идек. Нәтиҗә ясаганда, бәйгенең максатына әллә ни әһәмият бирелми икән дигән
фикергә килдек. Нинди уңышлы милли рухта чыгыш ясаучылар җиңә алмадылар.
Җиңүчеләр арасына ямьсез гадәтлеләр эләгүе эчне пошырды. Конгресска бәйрәм өчен
чиксез рәхмәтемне җиткерсәгез иде, горурланырлык яшьләребез җитәрлек, әле
конкурсны оештыручылар тәҗрибә туплар, лаекларны гына сайлап алырлар дип
ышанам”.
Г.ВӘЛИЕВА.
|