РФ Президентының Урал федераль округында тулы хокуклы вәкиле Игорь Холманских һәм өлкә губернаторы Владимир Якушев Ялутор районына хезмәт визиты ясадылар. Анда 2020 һәм 2030 елларгача Төмән өлкәсенең социаль – экономик үсеше озак вакытлы Концепциясен реальләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә алдыннан вәкил һәм губернатор "Поревит” стена материаллары заводында , "Атлант” спорт комплексында булдылар. Бу төзелгән объектлар соңгы елларда шәһәрнең экономик һәм социаль инфраструктурасын үзгәртте.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.