Әгәр Төмәндә Войновкадан Дом обороныгача өлешендә шәһәр электричкасы йөрсә, "бөке” проблемасы чишелер, дип уйлый өлкә Думасы депутаты В.Сысоев. Мондый проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе Пермьдә һәм Екатеринбургта булды. Аларда шәһәр электричкалары 40 чакрым араны йөри, билет бәясе - 20 сум. Төмәндә Утешево станциясеннән шәһәр үзәге аша маршрут варианты каралды. Россия тимер юлы оешмасы вәкилләре һәм өлкә депутатлары маркетинг тикшерүләр һәм региональ хакимият булышлыгы кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.