Ун еллык мәгълүматларны туплаганнан соң, идарәчелек белгечләре Төмән өлкәсендә 2003 елдагы кебек ташкын ситуациясе булачагын әйттеләр. 2013 елда прогноз буенча, карда су запасы 74тән 133 миллиметрга яисә 42дән 190% нормадан чыгып тәшкил итәчәк. Ташкын белән хәлләр Ямал һәм Ханты-Мансийск автоном округларында түбән температура торуы аркасында кискенләшәчәк. Әгәр елгаларда су нормадан 1 метрга күтәрелсә, су басу зонасында 4 районда 11 яшәү пункты калачак. Боларда 828 кеше яши. Дамбаларны, күперләрне, елгаларны, күлләрне контрольдә тоту өчен дүрт оператив төркем оешты. Регионның көньягында 7 397 мотор, 4 092 ишкәкле көймәләр теркәлгән.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.