Бу көннәрдә өлкә губернаторы В.Якушев Бердюжье районына барды. Халыкны районның 90 еллык юбилее белән тәбрикләде. Район үзәген төзекләндерүгә 15 миллион акча күчерелүен әйтте; социаль тармак, промышленность предприятиеләре, авыл хуҗалыгы алдынгы хезмәтчеләренә тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшырды. Регион башлыгы "Энергия” ит эшкәртү, ООО "ТПП "Спектр” он тарту предприятиеләрендә булды. Соңгысында үзләре үстергән бодайдан тәүлегенә 18 тоннага якын он тарттыралар. "Авыл хуҗалыгы техникасы” үзенең сәүдә йорты инвестицион проектын тәкъдим итте. Зарослое авылында һәм район үзәгендә яңа мәктәпләр, Истошино авылында мәдәният йорты, чаңгы базасы, модульле ФАП, тротуарлар төзелде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.