Танылган рәссамны котларга Тубыл
шәһәре хакимиятеннән, мәдәният бүлегеннән, Тубыл дәүләт тарих-архитектура музей
заповеднигыннан вәкилләр һәм иҗат кешеләре килделәр. Шәһәр башлыгы
И.Ф.Олинбергның Рәхмәт хатын Н.П.Неелова тапшырды. «Чакрымнар һәм
кошлар» дип аталган күргәзмәдәге иҗат
эшләренә сокланып карап, һәркем үзенчә рәссамның эчке рухи дөньясын күз алдына
китерә алды. Минсәлим гомерен еш юлда үткәрә. Аның иҗат эшләре Россиянең күп музейларында, күргәзмәләрдә катнашалар.
Аңа кошлар темасы якын, чөнки ул ирекле
рәссамнарыбызның берсе. Аның иҗаты күпкырлы,сөяктән ясалган сыннарны карап,
фәлсәфи уйлануларга чумасың, дөнья мәшәкатьләрен онытасың.
Минсәлим Тимергазиевның тормыш юлы үзенчәлекле. Ул үзе
турында: ”Сәнгать юлына басарга миңа
язмыш ярдәм иткән булыр”, - дип сөйли. Рәссам тумышы белән Төмән өлкәсе,
Кактамак авылыннан. Сугыштан соң ул
Тубылның "Красный восток” балалар йортында тәрбияләнә. Гөлсем апа Гайсина,
Маһинур апа Хәсәнова, Җәзилә апа Массагутовалар директор булып эшләгән елларны
ул әле дә истә тота. Шуклыгы,
кызулыгы өчен аны еш кына буш, караңгы
бүлмәдә калдыралар. Биредә ул тырышып рәсемнәр ясый. 1967 -1969 елларны Тубыл шәһәренең сөяктән сыннар кисеп
ясау фабрикасында А.И.Метелев
җитәкчелегендә, Абрамов
исемендәге училищеда А.М.Ферапонтовада
курслар үтә, осталыгын чарлый. Тубыл шәһәрендә
Минсәлим брэнд яулаган
рәссамнарның берсе. Кайсы гына чит илләрд ән туристлар килмәсен, алар"Минсәлим”
салонын эзләп табалар. Аның иҗат җимешләре Россия күләмендә, чит ил
күргәзмәләрендә катнашып рәссамга дан
һәм популярлык китерә. Биеклеккә ирешкән рәссам янәшәсендә өч улы. Алар иҗат
кешеләре. Улларына талант, тырышлык
әтиләреннән күчкәне аларның иҗатларыннан, хезмәтләреннән күренә. Тимергазиевлар
уртак тел табып, иҗатлары белән тубыллыларны шатландырып яшиләр.
Р. УМИТБАЕВА.
|