Ярты ел саен газетага язылу чорында
үзебезне ярыш сукмагында кебек тоябыз. Бу бәйгедә кемнәр катнашканы һәм финишка
нинди уңышлар белән килеп җитүебезне нәтиҗәләргә карап күреп була. Шөкер, 2012
нче елның беренче яртыеллыгына гомуми тираж 3820 экземплярга җитте.
Белгәнебезчә, аның 3 меңе – үзебезнең даими укучыларыбыз булса, калганнары инде
"узыш”ны тулыландыручы яңа дусларыбыз. Моңа без бик шатбыз! Димәк, газета үз
вазифасын тулысынча үти - өлкәдә яшәүче татарларыбызны бер җиргә туплый,
берләштерә, очраштыра, таныштыра... Газетаның халкыбыз өчен әһәмияте зурлыгын
белгәнгә, язылу кампаниясе вакытында безнең мөрәҗәгатебезне район
администрацияләре беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Шунысы тагын сөенечле,
матди ярдәм белән редакция аша 250 кеше "Яңарыш”лы булды. Шуларның 100 экземплярын өлкә татар
милли-мәдәни автономиясе (җитәкчесе Р.С.Зиганшин) Төмән, Тубыл, Вагай, Яркәү,
Ялутор районнарында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннарына, 100 газетага өлкә
татар Конгрессы (Н.Г.Саттаров, Р.Х.Насыйров) татар теле укытучыларын һәм
мәчетләрне яздырды. Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче сыналган дустыбыз Шәүкәт
Гаделша (Сибгатуллин), лаеклы ялда булуына карамастан, туган ягы - Түбән Тәүде
районындагы Киндерле, Канчәбер, Чугунаево, Кыскыркүл авыллары мәктәпләрен
газеталы итте. Укучылар "Яңарыш”ның һәр санын укып, туплап, материалларны
дәрестә кулланырлар һәм дә укытучылар өчен дә ул рухи яктан ярдәм булыр дигән
ышанычын белдерә шагыйрь. Шулай ук газетага язылырга көчле агитация алып барган
дусларыбыз да күп, мәсәлән, Ф.Б.Гарифуллин, Ф.Х.Хәкимов, укытучылар һ.б. үзләре
оештырган чараларда газета турында җылы сүзләр әйтми калмыйлар. Уңышлы финишка
этәрүче активистларыбыз - Вагай районы, Тугыз авылында яшәүче Ф.Вабеева, Тубыл
районы, Маслово авылында яшәүче Р.Бакиева һәм дә почта хезмәткәрләре. Ярдәм
итүче дусларыбыз саны, әлбәттә, күп, шуның белән без горур һәм чиксез
рәхмәтлебез. Хәзер инде кайсы районда
күпме татар газеталы булачагын белер һәм киләсе ел белән чагыштырып карар өчен
әйдәгез, таблицага күз төшерик.
Тагын шуны әйтәсе килә, хөрмәтле
спонсорларыбыз акчасына яздырган укучыларыбыздан кечкенә генә булса да хәбәр
ишетәсе иде. Чөнки спонсорларыбыз башкарган изге эшләре нәтиҗәсен белеп торырга
тиешләр.
Игътибар! Бу язылу кампаниясе
вакытында каталогларда беренче яртыеллыкка язылу бәясе 204 сум дип бирелгән
иде, әмма бәя 180 сум булып калды. Газетага 204 сум бәя белән язылучыларга
почта бүлекләрендә артык түләнгән сумманы, һичшиксез, кайтарачаклар.
Берничә сүз Татарстан бүләге турында
да әйтеп үтәргә кирәк. "Атна вакыйгалары” 2012 нче елда "Янарыш” газетасын
алучыларга айга бер тапкыр бүләк булып килер. Бу хакта декабрь аенда Казан
шәһәрендә Татарстанның "Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән килешү төзедек. Очрашуда
"Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев уртак эшчәнлеккә йомгак ясап, алдагы
планнары белән уртаклашты. "Атна вакыйгалары” басмасын 2 дистәгә якын төбәктә
укыйлар. Шулар арасында: Самара, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Киров,
Свердловск, Төмән, Әстерхан өлкәләре, Чувашия, Мари, Мордовия Республикалары.
Биргән вәгъдәләргә тугры калып,
газетабызны кызыклырак, файдалырак итәргә омтылабыз. "Яңарыш”ның һәр санына җан
өрүче коллективыбыз, Аллаһы боерса, киләсе елда да бар йөрәк җылысын, күз нурларын салып сезнең өчен эшләр, хөрмәтле
укучыларыбыз!
А.СӘГЫЙТОВА.
|