Губернатор Владимир Якушев Люксембург Олы Герцоглык Россиядәге чиктән тыш һәм тулы хокуклы вәкиле Пьер Ферринг белән очрашты. Алар икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Регион башлыгы вәкилгә Төмән өлкәсендә инвесторлар өчен тудырылган шартлар турында сөйләде, партнерлык мөнәсәбәтләрне үстерү өчен перспективалы юнәлешләрне әйтте. Алар арасында пыяла промышленносте, машина төзү, энергияне саклау, информацион технологияләр, сәламәтлекне саклау, фән һәм мәгариф, туризм әйтелде. Вәкил корыч конструкцияләрдән тиз төзелүче биналар сала торган завод тәкъдим итте.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.