Беренче сентябрьдән өлкәнең авыл мәктәпләре укучылары дәрескә яңа автобусларда киләчәкләр. 64 ”ПАЗ”, 8 ”Газель” сатып алу өчен өлкә казнасыннан акча бирелде. Яңа автобусларда урындыклар куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган. Каты тавышлы элемтә системасы, сәгатенә 60 чакрымгача тизлекне чикләгеч бар. Иске автобуслар башка эш өчен мәктәп балансында калачаклар, әмма аларда балаларны йөртергә ярамый.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.