2012 елда Төмән өлкәсе агропромышленность комплексына ярдәмгә региональ казнадан 5 миллиардтан артык акча бүленәчәк. Безнең регион РФ субъектлары арасында авыл хуҗалыгы тармагына финанс булышлык күрсәтүдә күләме буенча лидерлыкны тота. Бу акчаның иң зур өлеше терлекчелек һәм үсемлекчелекне үстерүгә, өчтән бере терлекчелек продукциясен субсидияләүгә, 42 проценты производствоны модернизацияләүгә, техник әйберләр алуга, генетик һәм җир байлыкларын торгызуга; 11 проценты алынган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә китәчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.