Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе РФ
төбәкләрендәге һәм якындагы чит илләрдә яшәүче эшмәкәрләр тәкъдиме һәм
бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты карары белән 2009 елда оеша. Бу
күптән көтелгән, әкренләп кирәклеге расланган оешма булып чыкты. Хәзер инде
утызлаган төбәктә "Татарстан сәүдә йорт”лары уңышлы эш алып бара, Татарстан
Республикасының шактый гына сәүдә-экономик вәкиллекләре ачылган. Алар федераль
сабантуйлар, "Түгәрәк уен” фольклор фестивален, "Болгар җыен”ын һәм башкаларны
үткәрүдә үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
Ассоциация РФ төбәкләрендә, БДБ илләрендә һәм ерактагы
чит илләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре эшчәнлеген координацияләүче коммерцияле
булмаган оешма санала. Татарстан Респубикасының дәүләт структуралары белән
экономика, фән һәм мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү ассоциация
эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Оешманың гамәлгә куелуына татар җәмгыятьләренең эшлекле
даирәләре белән күптөрле хезмәттәшлекне үстерү ихтыяҗы этәрә.
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
түбәндәге бурычларны максат итеп куя:
- татар эшмәкәрләрен бергә туплау;
- аларның үзара хезмәттәшлеген, экономик һәм мәдәни
элемтәләрен ныгыту;
- татар
эшмәкәрләрен Татарстан базарына җәлеп итү өчен шартлар тудыру;
- ассоциация
әгъзаларына бизнеста һәм төрле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү;
- бизнес белән
идарә иткәндә алдынгы технологияләр керткәндә булышлык күрсәтү;
- төрле җирдә
яшәүче татарларның тарихи ватаннары белән экономик һәм мәдәни элемтәне алга
таба да ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыруда булышу.
Бүгенге көндә бу оешманың эшчәнлеге өчен тиешле хокукый
нигезләр һәм база бар. Эшмәкәрләрнең дә үзара эшчәнлек алып барырга теләкләре зур. Татарстан дәүләте дә
аларга булышырга әзер. Уртак эш алып бару барлык татарларны да берләштерер, дип
ышана оештыручылар. Аның президенты булып өлкәбез татар Конгрессы президенты Нурулла
Саттаров тора.
Бу оешма кайбер төбәкләрдә әйбәт кенә эшләп килә. Төмән
өлкәсендә дә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясен булдырырга карар
кылганнар. Һәм аның җитәкчесе итеп газета укучыларыбызга яхшы таныш Фәйзулла
Сафиулла улы Камалов билгеләнгән. Ул татар Конгрессы бинасында
журналистларны беренче пресс-конференциягә җыйды. Татарларның элек-электән
сәүдә эшендә актив булуларын, өлкәбездә татар бизнесменнарының күплеген, ләкин
өлкә күләмендә эшмәкәрләрнең эре оешмаларында аларның фамилияләре очрамавын
билгеләп үтте ул. "Тагын да монда ныклап эшкә керешүгә этәргеч биргән
сәбәпнең берсе - өлкә татар Конгрессы тырышлыгы белән дөнья күргән "Төмән
өлкәсе татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” китабын әзерләгәндә сорашулар
нәтиҗәсендә 40 процент татарның үзен ярлы дип исәпләве, - дип сүзен дәвам
итте Ф.Камалов. - Без моның сәбәбен эзли башладык. Ә аларның 70 проценты
югары белемле. Бигрәк тә укытучылар, мәдәният белгечләренең яшәү дәрәҗәсе түбән
икән. Сорашканнарның 20 проценты үз эшен булдыру теләге барлыгын күрсәткән.
Башка төбәкләрнең тәҗрибәләрен өйрәнеп, якташларыбызга ярдәм итү, тормыш
шартларын яхшырту йөзеннән без дә үз оешмабызны булдырырга карар кылдык.
Эшмәкәрләргә үсү өчен мөмкинлекләр юк. Без аларга бизнес проектларын тормышка
ашырырга, эшләрен алга җибәрергә, проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәкбез. Яңа
эшләрен ачарга теләүчеләргә булышырбыз. Үз эшеңне булдыру, грантлар отуда һәм
башка күп төрле эшне алга җибәрү алымнары буенча үзебезнең тәҗрибәдән чыгып
киңәшләребезне бирәчәкбез. Аның уставы әзер диярлек, тиздән корылтай
үткәрәчәкбез. Ассоциациянең күпмедер
әгъзалары да бар инде. Өлкәдәге татар эшмәкәрләре турында берникадәр
мәгълүматыбыз да бар. Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
белән тыгыз элемтәдә эшчәнлегебезне алып барырбыз дип уйлыйм”.
Якты юл, уңышлар сиңа, ассоциация!
Г.ВӘЛИЕВА.
|