Бүгенге көндә союзда 550ләгән әгъза исәпләнә. Алар 30лаган җирле
һәм территориаль, ветераннар оешмаларына һәм яшьләр аcсоциациясенә керәләр.
Союз тарафыннан күптөрле чаралар оештырыла, аның җитәкчесе итеп өченче срокка
Владимир Сергеевич Кузнецов сайланды.
Бәйрәм уңаеннан журналистлар йортында 55 ел буе союз белән идарә
иткән җитәкчеләр катнашында пресс-конференция үтте. Төмән өлкәсе журналистлар
союзының IХ нчы чираттан тыш конференциясендә алдагы эшләргә нәтиҗә ясалды,
киләсе елның апреленә билгеләнгән Х нчы Россия журналистлар союзы корылтаена
делегатлар сайланды. "Безнең союз илдә иң яхшыларның бишесе арасына керә. Әле
башкарасы эшләр күп. Хәзерге вакытта өлкә матбугаты турында өч томлы
энциклопедия әзерлибез. Матбугат фестивален төбәкнең төрле районнарында уздыру
һәркемгә ошады, шуңа да быел безне Уват районы кунакка чакыра”, - диде
В.Кузнецов. Аннары өлкә архивында союз ачылган вакыттагы беренче утырышка
багышланган документлар табылу хөрмәтенә күргәзмә булды. Журналистлар өлкә
матбугаты проблемалары, үсеше һәм кадрлар турындагы конференцияләрдә
катнаштылар. Ә кичен каләм һәм микрофон ияләре курчаклар театрына тантаналы
кичәгә җыелдылар. Анда союз әгъзаларын видео-элемтә аша губернатор В.Якушев,
вице-губернатор С.Сарычев (рәсемдә), өлкә Думасы рәисе С.Корепанов котладылар,
танылган җырчылар музыкаль тәбрикләүләрен җиткерделәр. "Илдә якты киләчәкне
политиклардан, якты үткәннәрне тарихчылардан, ә якты бүгенгене журналистлардан
көтәбез”, - диде Сергей Евгеньевич. Беренче көннәрдән үк оешма эшчәнлеге
активлары булган ветераннарны чын күңелдән тәбрикләделәр, аннары Союзның оешуы
турында матур фильм карадык. Ә инде соңыннан "Безгә - 55” матбугат бәйрәме мул
өстәлләр артында, күңелле җырлар белән дәвам итте.
Г.ВӘЛИЕВА.
|