Быел июль ае искиткеч эссе булды. Ә
бәйрәм көне, әйтерсең, махсус сайланган, бигрәк матур, ямьле иде. Кояш та артык
кыздырмады, һавада болыт кисәге дә күренмәде, җил дә назлап кына исте. Төмән
районы, Акъяр урта мәктәбенә өлкәбезнең төрле почмакларыннан 1972 елны мәктәпне
тәмамлаган укучылар җыелды. 40 ел вакыт, ул
кешенең бербөтен гомере. Хәзер 40 яшьлек апа-абыйларның да балалары
буйга җиткән. Ә менә шушы елда мәктәпне тәмамлаучы хатын-кызларның
кайберләре инде пенсиягә дә чыктылар.
Ничә яшьтә генә булмасыннар, алар укыткан укытучылары өчен һәрчак укучы булып
калачаклар.
Шушы күркәм очрашу кичәсе мәктәпне
тәмамлаучылар – Олег Мирасов, Дамирә Хәсәнова, Равизә Мирьяминова оештыруында
үтте. 1972 елны 40 укучы мәктәпне тәмамлаган, кичәгә 21 укучы килде. Арада
нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучылар, табиблар, эшкуарлар, машина йөртүчеләр,
авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм башкасы. Бу очрашуга хөрмәтле укытучылыры –
мәктәп директоры вазифасын йөкләгән Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллин, башлангыч
классларда укыткан Әнүзә Әхмәт кызы Шаматова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина килделәр. Сабыйларны кулларыннан
җитәкләп, беренче тапкыр мәктәп
бусагасыннан уздырган укытучы Әнүзә апаның педагогик стажы 51 ел. 4 ел Түбән
Тәүде районы, Казанлы мәктәбендә, 47 ел Акъяр мәктәбендә укыткан. Бүгенге көндә
Акъярда яши, балалары килеп хәлен белеп торалар. Хатыйп абый белән Люция апа
Хәбибуллиннар олы яшьтә булсалар да,
иҗат эшендә кайныйлар. Китаплар бастырып халкыбызга хезмәт итүне дәвам
итәләр. Аларның энергияләренә, оптимистлыкларына яшьләр көнләшерлек.
Очрашуны Олег Тимерхан улы алып
барды. Ул мәктәптә слесарь-оператор булып эшли. 35 ел сәнгать җитәкчесе булып
хезмәт иткән, "Хәерле кич” ансамблен җитәкләгән. Хәзер дин юлында йөри.
Җыр-моңга бигрәк талантлы егет, моңлы, көчле тавышы белән җырлап,
классташларына бербөтен концерт бүләк итте.
Мәктәпе тәмамлаучыларга кызыл галстуклар тагылды. Беренче сыйныфта төшкән
фоторәсем сакланган, аны карап, көлешеп класска юнәлделәр. "Соңгы дәрес”
үткәрелде. Укучылар анкета тутырдылар. Бүгенге көндә 9 укытучы, 11 укучы
яннарыннан мәңгелеккә киткәннәр. Мәрхүмнәрне искә алу йөзеннән, бер минут тын
тору игълан ителде.
- Без мәктәпне тәмамлаганга 25
ел тулгач очрашкан идек. Заманалар авыр
булса да, балаларыбызга үрнәк булсын дип бөтен эшләребезне ташлап бүген кабат
очраштык. Бер-беребезне күреп, хәлләр сорашып шулай очрашуга ни җитә! Мин ни
өчен татар телен яратам? Люция апа укытканга. Шүрәлеләрне, Мокамайларны
укыганыбызда дәрестә елый идем. М.Җәлилнең, Г.Тукайның, Х.Туфанның шигырьләрен
тыныч кына тыңлый алмаган, бөтен барлыгым белән бирелгән. Люция апа безгә татар теленә мәхәббәтне нәкъ
менә дәресләрдә тәрбияләгән. Телебезнең нинди бөек, матур, бай икәнлеген балага
җиткергән. Татарлыгым белән горурланам. Бүген балаларыбыз руслашып беттеләр, бу
бик аяныч хәл, - дип О.Мирасов сөйләде.
- Мин сезне җемелдәп торган
йолдызлар белән тиңлим. Шук идегез, төрлесе булды. Бирелә торган белемне
алдыгыз. Сез минем иң якыннарым. Мәктәпкә 1953 елны килдем. Директор Хәбибулла
абыегыз Якин иде. Ул бик тәртип саклый белә торган шәхес иде. Без татарлар, тик
ятмыйк, телебезне саклыйк.Татар халкы башка милләттән ким түгел, ул бик зур
тарихлы, - дип Хатыйп Хөббәтулла улы бәян итте, ул Акъяр авылы тарихы турында
да сөйләде.
- Шушындый кичә уздыруыгызга зур
рәхмәт. Күбегезне танып та булмый, нык үзгәргәнсез. Сезгә уңышлар, бәхет теләп
калам, - дип сөйләде Әнүзә Әхмәт кызы.
- Өлкәдә Акъяр мәктәбе әйдәп баручы
мәктәпләрнең берсе иде. Алдынгы дип саналган мәктәптә гел конференцияләр,
семинарлар үткәрелде. Казаннан галимнәр, язучылар, шагыйрьләр килделәр.
Коллектив бик тырыш булды, тәрбия буенча бик күп эшләр эшләнде. Балалар
олимпиадаларда катнашып бүләкләр алдылар. Өлкәдә Акъяр авылы иң тыныч
авылларның берсе дип санала. Гаиләләрдә тавыш чыгу, яшьләр арасында тәртип
бозулар юк. Рәхмәт, барыгыз да укып чыктыгыз, матур итеп яшисез, тырышып
эшлисез. Моны мәктәп эшчәнлеге дисәк, ә төп тәрбия ата-аналардан килә.
Ата-аналарыгыз бик акыллы, тәртипле балалар үстерделәр. Һәр гаиләдә 9-10 бала
тәрбияләнде. Менә Мирасовлар гаиләсенә хөрмәтем зур. Әниләре балаларны үзе
үстерде, бердәм, кешелекле, гадел булдылар. Хәсәновлар гаиләсе дә мактауга
лаек. Күп андый гаиләләр. Яшьләр арасында татарлыкны тәрбиялик. Татарлыктан
куркырга ярамый.Безне бөтен илләр таный. Балаларыгызны татарча сөйләшергә
өйрәтегез,урысчаны болай да беләләр. Китаплар укысыннар, газета-журналлар
яздырсыннар, - дип сөйләде Люция Бәдретдин кызы. Ул О.Мирасовка, Д.Әхмәтшинага,
Н.Хәсәновага хезмәте, мәгърифәт турында китапларын бүләк итте. "Яңарыш”ка сабан
туе турында мәкалә җибәргәне өчен кәлам тибрәтүне дәвам итәрсең дип Д.Әхмәтшинага
блокнот тапшырды.
Мәктәпне тәмамлаучылар укыган
елларны искә алып хәтерләрен яңарттылар. Индрәй мәктәбенең рус һәм әдәбияты
укытучысы Нуриҗамал Макам кызы Вәлишина 2011 елдан пенсиядә. Тубылда педагогия училищесын тәмамлаганнан
соң, Акъяр мәктәбендә вожатая булып эшләгән. Мәктәптә укыганында Люция апаның дәресендә Муса Җәлилнең "Вәхшәт”
шигырен ятлаган. Ул аны мәктәпне тәмамлаганчы сәнгатьле итеп төрле чараларда
сөйләгән. Очрашуда көчле тавышы белән шигырьнең бер өзеген сөйләде. Мәктәпне
тәмамлаучылар арасында Чернобыльдә хезмәт итеп "Һәлак булып баручыларны
коткарганы өчен” дәүләт медале белән бүләкләнгән егет тә бар, ул – Сөләйман
Әхмәтхан улы Фастуллин. 1986-1987 елларда биш ай Чернобыльдә пешекче була.
1983-1993 елларда Леваши урман хуҗалыгында урман кисүче булып эшли. 1993 елдан
группага чыгып лаеклы ялда. Укытучыларын бик җылы сүзләр белән генә искә ала,
аларга рәхмәтен белдерә.
Укучылар хөрмәтле укытучыларына
тантаналы рәвештә бүләкләр – картиналар бүләк иттеләр. Шушы зур бәйрәм
һәрберсенең шатлыклы мизгел булып исендә
калыр. Дөнья мәшәкатьләреннән һич арынып булмый шул, ә бит кеше гомере үтә дә
китә. Шушындый очрашулар оештыру – ул зур хезмәт. Милләттәшләребез арасында
мондый бәйрәмнәр еш үткәрелеп торсын.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|