Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Сентябрь » 12 » БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН ҺӘМ ҮСЕШЕН САКЛАП
22:28
БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН ҺӘМ ҮСЕШЕН САКЛАП

1 сентябрьдән «Балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы федераль закон үз көченә керде. Яңа закон буенча, балигъ булмаган балалар «тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану теләген уятучы» мәгълүматлар алырга тиеш түгел.

Шулай ук балаларны сукбайлыкка, хәер сорашуга яисә фахишәлек белән шөгыльләнүгә этәрүче геройларга да бушлай телеканалларда 23.00 сәгатькә кадәр «юл ябык». Андый фильмнар кинотеатрларда бара икән, анда балигълык яшенә җитмәгәннәрне кертү тыела. Балалар өчен тапшыруларда һәм фильмнарда сәламәтлеккә зыян китерү, үз-үзеңә кул салу, хокук бозуларны аклау, гаилә кыйммәтләрен кире кагу, сүгенү, «оятсыз күренешләр»дә катнашу теләге уятуга бәйле күренешләргә урын бирелмәскә тиеш.

Шундый ук чикләүләр китапларга да кагыла. Шуңа күрә балалар мәктәптә өйрәтелә торган кайбер әсәрләрдән «колак кагарга» мөмкин. Мисал өчен, белгәнебезчә, «Анна Каренина» романында баш герой поезд астына ташлана, ә «Җинаять һәм җәза» әсәренең төп герое турында әйтеп тә торасы юк...

Бу уңайдан Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Ольга Баталина яңа законны гамәлгә ашыруны мәгънәсезлеккә китереп җиткермәсләр дигән өметен белдерә. «Әгәр дә теге яки бу мәгълүмат социаль яктан куркыныч тудыручы гамәлләрне турыдан-туры пропагандаламый икән, аны тыярга кирәкми», - ди ул.

Моннан соң билгеле бер яшькә кадәрге балаларга зыян китерергә сәләтле мәгълүмати продукция махсус тамга белән чыгарылачак. Телеканаллар экранда махсус билге урнаштырырга, ә радиостанцияләр телдән кисәтергә бурычлы. Әйтик, «көч куллану, җәбер-золым күренешләрен» 6 яшькәчә балаларга бары тик яхшылык начарлыкны җиңгән, ә корбанга шәфкатьлелек күрсәтелгән очракта гына күрсәтергә ярый. Ә менә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар "бәхетсезлек очраклары, ахыргы нәтиҗәләре күрсәтелмәгән һәлакәтләр, аварияләр яки әҗәл күренешләрен” карый ала. Шулай ук аларга җәмгыятькә каршы гамәлләр кылучы геройларны, мисал өчен, тәмәке тартучыларны күрсәтергә ярый, ләкин аларның гамәлләре шунда ук начар дип табылырга тиеш.

12 дән 16 яшькәчә яшүсмерләрнең исә, кеше үтерү яисә имгәтү процесслары күрсәтелмәгән очракта, рәхимсезлек һәм җәберләү күренешләре (җенси көчләүдән тыш) урын алган фильмнарны карарга хакы бар. Бу очракта да шәфкатьсезлек гаепләнергә тиеш.

Интертат.ру сайтыннан алынды.

PS. Бу саннан башлап газетабызның һәр битендә бу закон таләп иткән билгеләр куелачак. 

Категория: новости области | Просмотров: 740 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 13
    Гостей: 13
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz