Казанның "Ак Барс” яшьләр үзәгендә IV Бөтендөнья татар
яшьләре форумын ябу тантанасы узды.
Җыенда пленар утырышта чыгыш ясарга өлгермәгән делегатлар
докладлары тыңланды, үткән секцияләр эшенә йомгак ясалды, резолюция кабул ителде.
Секцияләрдә яшьләр бердәм татар мәгьлүмат кырын булдыру, массакүләм мәдәният
басымы астында милли үзәнчелекне саклап калу; милли үзаңны саклап калуда рухи
кыйммәтләрнең әһәмияте; яңа татар зыялыларын үстерү; күпмилләтле илдә милли
мәгарифнең үсеше; татар яшьләр оешмаларының икътисадый нигезен булдыру
механизмнары кебек мәсьәләләрне күтәреп фикер алыштылар.
Милләтебезнең яшь буыны бүгенге дөньяда милли
үзбилгеләнүне, туган телне, милли мәгариф системасын, мәдәниятне,
гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калуның глобальләшү, йотылу
процессларына каршы торуда ролен, әһәмиятен, гаилә институты милләт үсешенең
нигезе икәнен таный. Шуңа күрә иң әһәмиятле бурычлар дип уртак мәгълүмат
яссылыгын, татар яшләренең милли үзаңын формалаштыру, аларның рухи үсешен
булдыру дип санап, ислам рухи кыйммәтләрен әхлаклы, камил шәхес тәрбияләүнең,
милли үзбилгеләнүнең төп нигезе дип саный. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә
озак еллар дәвамында чишелми килгән җитди проблемалар булуын исәпкә алып, форум
делегатлары Форум һәм аның төбәкләрдәге оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген
арттыру өстендә эшләүне һәм яңа яшьләр оешмалары ачуны дәвам итәргә; 2010
елдагы Бөтенроссия сан алу кампаниясенә әзерләүдә һәм аны уздыруда катнашырга;
IV Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр проблематикасына кагылган карарларын
үтәүдә актив катнашуын дәвам итәргә кирәк дип саный. Шулай ук Россия
төбәкләрендә уңышлы эшләүче татар этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең эш
тәҗрибәсен өйрәнергә һәм кулланырга, балаларны милли мәгариф системасына җәлеп итү,
якшәмбе мәктәпләре, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары ачу максатыннан,
ата-аналар белән һәрдаим аңлату эшләре алып барырга; ТР Яшьләр эшләре, спорт
һәм туризм министрлыгы белән берлектә системалы рәвештә милли спорт төрләре
буенча яшьләр спартакиадаларын уздырырга; татар яшьләре оешмаларына үзләре
яшәгән төбәкләрдә, илләрдә Татарстан, Казан һәм 2013 елда узачак Универсиада
турында объектив мәгълүмат таратырга, волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашырга
; "Үзебез” яңа буын хәрәкәте белән берлектә "Мин татарча сөйләшәм” акциясен
уздыруны дәвам итәргә; татар яшьләре оешмалары эшчәнлегендә эшмәкәрлек
хәрәкәтен үстерергә, төрле чаралар уздырганда, яшь эшкуарларга таянырга;
әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны эзләүне дәвам итәргә, моның өчен
Форум махсус премиясен булдырырга; яшьләрнең Эре татар авылларының Бөтенроссия
ассоциациясе эшендә активрак катнашуына ирешергә; республикадан читтә яшәүче
татарлар өчен этник туризм системасын камилләштерүне дәвам итәргә; Россиядә милли
мәгариф системасын яклау буенча дәвамлы эш алып барырга; уртак мәгълүмат
яссылыгы булдыру өчен Интернет, басма матбугат һәм радио-телевидение
мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга тиешлеге ассызыкланды.
Резолюциядә БДБ һәм Балтыйк буе илләре, Алмания, Польша
һәм Чехиядә яшәүче татар яшьләрен сугыш елларында бу илләр территориясендә
һәлак булган һәм күмелгән милләттәшләребезнең исемнәрен табу, барлау, аларны
"Хәтер китабы”на кертү эшендә актив катнаштырырга кирәк дип тә язылып куелды.
Җыенда шулай ук Форум Бюросының ТР Яшьләр эшләре, спорт
һәм туризм министрлыгы, "Идел” яшьләр үзәге оештыра торган "Татар лидерлары
мәктәбе”н үткәрүдә актив катнашуын тәэмин итәргә, 2008 елдан бирле Россиянең
төрле төбәкләрендә уздырылып килә торган "Чәк-чәк Party” бәйрәмен оештыруны
дәвам итәргә; төбәкләрдә яшьләр арасында уздырыла торган чаралар планын төзергә
тәкъдим ителде. Үзбәкстан татар яшьләре лидеры Нәриман Кәримов Азия
республикалары татар яшьләренең Координацион Шурасын булдырырга дигән тәкъдим
ясады. Аның фикеренчә, бу Азия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре белән эшләүне
җиңеләйтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,
үз чиратында, резолюциягә татар лидерларының яшь татар эшмәкәрләре
Ассоциациясен булдырырга дигән тәкъдимен дә кертергә киңәш итте. Милләтпәрвәр
татар яшьләребез исә "форум” сүзен "җыен” атамасына үзгәртергә, чыгышларны
фәкать татар телендә генә ясарга кирәклеген ассызыклады. Руслан Айсин "Бюро”ны
Координацион Совет дип атарга тәкъдим итте. Форум делегатлары бертавыштан рус
телендә "Всемирный форум татарской молодежи”, ә татар телендә "Бөтендөнья татар
яшьләре җыены” дип аталырга тиешлеген хуплады.
«Татар-информ»
PS. Җыенда «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрид Корманов татар
милли мәдәниятенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мәдәният
министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
|