Берничә елдан бирле үзенең мактауга лаек эшләре белән
өлкәбездә танылып өлгергән Рөстәм Рәшит улы Галимовны төрле милләт
иҗтимагый оешмалары, диаспоралар оештырган чараларда еш күрергә мөмкин. Татар
халкы өчен җан атуы Пойковский поселогында татар-башкорт җәмгыятен җитәкләүгә
этәрсә, Төмәндә ул өлкә һәм район татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар
Конгрессы оештырган «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» конкурсларының
алыштыргысыз жюри әгъзасы. Рөстәм Рәшит улы - Төмәннең Ленинский округы башлыгы
урынбасары, шундый җаваплы вазифаны башкарса да, татар хәрәкәтендә актив
катнашырга тырыша. Җәен өлкә губернаторы В.Якушев һәм Төмән шәһәре
администрациясе башлыгы Е.Куйвашев соравы буенча Ижевск шәһәрендә үткән
бөтенроссия сабантуенда Удмуртия Республикасы президентына алар исеменнән
тәбрикнамә тапшыра. Динебезгә ихтирамлы караш аны сабыйлар шикелле чиста
күңелле, изгелек юлында йөргән өлкәннәргә ярдәм итәргә өнди. Индрәй
администрациясе депутатлары соравы белән авыл имамы Т.Гайнетдиновның юбилеена газ
котелы, кер юу машинасы бүләк итүне, газ трубаларын ремонтлату, клубта бию
бүлмәсен көзгеләр белән уратып алуны; сабантуй чыгымнарын, 9 нчы май бәйрәмендә
өлкәннәргә чәй эчерүне үз өстенә ала. Авыл мәчетендә узган барлык чараларда ул
иң актив ярдәмче. Изге юлдагыларга булышканы өчен Россия мөселманнарының үзәк
дини идарәсе исеменнән илебезнең баш мөфтие Т.Таҗетдин аны үткән ел ахырында
гына Рәхмәт хаты белән бүләкли.
Инде менә Рөстәм Рәшит улы февральдән Төмән районының
Индрәй һәм Шыкча администрацияләренә сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннарына, күп
балалы гаиләләргә тарату өчен 50шәр данә
"Яңарыш” газетасын яздырды. Бу газеталар тиешле кешеләргә вакытлы таратылсын өчен
кирәкле чаралар күрелсен иде, дигән теләктә кала ул. Үз чиратыбызда, без дә
тикшереп торачакбыз.
Изге җанлы Галимов шикелле фидакарь җанлы шәхесләребезгә
чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар – халкыбызның киләчәге өчен
кайгыртучылар, халыкны югалудан саклаучылар. Нәкъ менә алар ярдәмендә яңа
хәбәрчеләребез хатлар юллый башладылар, укучыларыбыз саны артты, тираж да
елдан-ел үсә. Түләүсез газета алучылар рәхәтләнеп укып кына калмыйчан, рәхмәт
йөзеннән һәркайсы да телебезне үстерүдә, тиражны арттыруда, "Яңарыш”ны
эчтәлекле итүдә үзләреннән өлеш кертсеннәр иде. "Берлек кайда – көч шунда”, -
ди халык. Милләтебез үсеше өчен бергәләшеп көрәшик, балаларыбызны татар телен
өйрәтеп үстерик. Телсез халык булмаганы һәркайсыбызга мәгълүм.
Г.ВӘЛИЕВА.
|